Төркмәнстан Президентына Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр

28.06.2008

Бүген республика Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасының икътисади потенциалы белән танышты. “Казан” халыкара ат спорты комплексындагы күргәзмә стенды буйлап сәяхәт иткәндә, хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы башлыгы Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
Төркмәнстан делегациясе әгъзаларын Татарстан предприятиеләре продукциясе белән Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов таныштырып чыкты. Ат спорты комплексының төп бинасы каршындагы мәйданчыкта кунакларга “КАМАЗ” лар базасындагы геологик разведка һәм бораулау эшләре өчен билгеләнгән, “Татнефть” ААҖ ндә кулланыла торган җиһазлар күрсәтелде.
Казан вертолет заводында җитештерелгән “Ансат” вертолеты кабинасында Минтимер Шәймиев һәм Гурбангулы Бердымухамедов кыска вакытлы яңгырны көтеп тордылар, аннан соң “Sollers” ААҖ экспозициясен карап чыктылар һәм “Казан” халыкара ат спорты комплексының ябык трибуналары бинасына үттеләр.
Биредә Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин кунакларга кыскача гына Татарстанны тәкъдир итте, шулай ук төркмән лидерына “Төркмәнстан. Партнерлык, хезмәттәшлек” видеофильмын карарга тәкъдим итте. Аннан соң Гурбангулы Бердымухамедов төркмән эшмәкәрләре белән бергәләп Татарстандагы эре предприятиеләрнең стендлары белән танышып чыкты.
Кунаклар аеруча «Идея» инновацион технопаркы, “Алабуга” ЯАҖ, шулай ук Татарстан Республикасының төзелеш тармаклары турындагы мәгълүматлар стенды белән кызыксындылар. Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымухамедовка республиканың тузган торакларны юкка чыгару һәм социаль ипотека программалары турында сөйләде.
“Казанкомпрессормаш” ААҖ стенды янында Гурбангулы Бердымухамедов беренче ел гына Төркмәнстанга җиһазлар җибәреп тормаган предприятие вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм алга таба да продуктив хезмәттәшлеккә өметләнүен әйтте.
Тәкъдир итүнең йомгаклау өлешендә Төркмәнстан делегациясе Казан ипподромындагы ат ярышларын карады.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы