Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта 2013 елгы Универсиадага багышланган күргәзмәне тәкъдим итте
19.03.2013
19 мартта Страсбург Ауропа сараенда Татарстан көннәрен ачу тантанасы узды, анда 2013 елгы Универсиадага багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Тантананы ачуда Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Ауропа сарае фойесына урнаштырылган мультимедиа стендлары төсле роликлар һәм тәкъдим итү мәгълүматы белән илкүләм делегацияләр әгъзалары игътибарын җәлеп итте.
Искәртеп узабыз, бу көннәрдә Страсбургта Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXIV сессиясе уза.
Фәрит Мөхәммәтшин Актуаль мәсьәләләр буенча комитет утрышын үткәрде, аның кысаларында Ауропа демократиясе киләчәк үсешенең гамәли аспектлары буенча резолюцияләр һәм тәкъдимнәр проектлары кабул ителде.
Парламент җитәкчесе пленар утырышта республикада студентлар белән эшләү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча уникаль тәҗрибә Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлек нәтиҗәсендә тупланган.
“Универсиада – Олимпиададан соң икенче урында булган зур вакыйга, ул халыкара гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуда спортның һәм яшьләрнең зур дипломатик ролен дәлилли”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.
Аның сүзләренә караганда, Уеннарга әзерлектә волонтерлар хәрәкәте зур өлеш кертә. Универсиада студентлар-волонтерлар – булачак тышкы элемтәләр белгечләре, туристлык һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе экспертлары, беркетмә хезмәтендә эшләргә теләүчеләр өчен җитди мәктәп һәм старт мәйданчыгы булды. Россиянең 30 төбәгеннән 53 вуз вәкиле волонтер булырга теләк белдергән, Уеннарда барлыгы 20 мең волонтер катнашачак, дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.
Татарстан көннәрен ачу тантанасында беренче булып Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе Хервиг ван Стаа чыгыш ясады. “Яшьләр спорт ярдәмендә демократик кыйммәтләргә төшенә, үз фикерләрен һәм хокукларын якларга сәләтле актив гражданнар булырга өйрәнәләр, - дип ассызыклады конгресс җитәкчесе. – Ауропа сараенда Универсиада презентациясен күрү зур шатлык. Безнең өчен Казанда Уеннарның ничек узачагын күз алдына китерү өчен уникаль мөмкинлек туды”.
Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Россия делегациясе җитәкчесе, Федерация Советы вице-спикеры Светлана Орлова сәламләү сүзендә, Казан Универсиадага 100 процент диярлек әзер, дип белдерде. Кичә Татарстан башкаласында Россия Президенты Владимир Путин булды, ул Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек барышы белән танышты. Светлана Орлова конгресс җитәкчелегенә Татарстан Республикасы мисалында РФ уңышлары һәм казанышлары турында сөйләү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа советы мәйданчыгында Универсиаданы презентацияләү мөмкинлеген зур хөрмәт дип атады. “Безнең илдә Бөтендөнья спорт уеннары соңгы тапкыр 40 ел элек Мәскәүдә узды, бүген без янә Универсиаданы кабул итәргә әзер. Казан сезне ике җәйге атнага кунакка көтә!”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул конресска һәм Ауропа советына Ауропа партнерлары белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия делегациясе инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе хезмәттәшләре алкышлары астында экспозиция белән танышырга чакырды.
Кичне Казаннан килгән башкаручылар – ТР халык артисты Резедә Галимова, ТР Атказанган артисты Владимир Васильев, халыкара конкурслар лауреты Лия Нигъмәти катнашындагы концерт программасы ямьләндерде. Чарада катнашучы кунаклар артистларны осталыкларына таң калды. Классик әсәрләр белән бергә рус һәм татар халык җырлары да яңгырады.
Ауропаның 47 дәүләте вәкилләре Казанның кунакчыл булуына тәкъдим итү стендларын карап һәм татар халык ашларын татып карап янә инанды.
Страсбургта тәкъдим ителгән күргәзмә Татарстанның социаль-икътисади хәлен күзаллау мөмкинлеге бирә, төбәкнең инвестицион үсешен һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген сурәтли. Чараның максаты – Казанны янә Россия Федерациясендә һәм Ауропа бергәлеге илләрендә спорт башкаласы, фән һәм мәгариф үзәге, көчле инфраструктура потенциалына ия буларак таныту. Күргәзмәдә массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү, Идел буе округында эре спорт кластерлары төзү программалары һәм проектлары тәкъдим ителгән.
Чара Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының “Гражданнарны һәм яшьләрне җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә сәяси тормышта актив катнаштыру” проекты химаясында оештырылган.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге