Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгедә җиңгән мәктәп укучыларын бүләкләделәр

04.12.2020

Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган.

“Конкурсларга килгән эшләр арасында видеороликлар, аппликацияләр, рәсемнәр һәм плакатлар бар. Күргәнебезчә, балалар үз эшенә креатив якын килгән һәм коррупциягә каршы сәнгать шедеврлары тудыра алган”, - дип шәрехләде бәйгеләрнең нәтиҗәләрен Татарстан Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе баш киңәшчесе Александр Лохотской.

Бүләкләү тантанасында ТРДәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. “Балалар укытучылары йөкләгән әлеге бурычны үтәгәндә ни дәрәҗәдә мөһим юнәлештә эшләвен үзләре аңлап та бетермәгәндер, мөгаен. Алар коррупция очракларының кимүе һәм нәтиҗәдә аның тулысынча җиңелүе никадәр мөһим икәнен акрынлап аңнарына сеңдерә башлый”, - диде ул.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев үз чыгышында бәйгедә катнашучыларның эшләре кызыклыбулуын билгеләде. Ул шулай ук коррупциягә каршы көрәшү өчен яңа технологияләрне, аерым алганда, заманча социаль челтәрләрне кулланырга тәкъдим итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” материаллары файдаланылды.