«ТР Профсоюзлар федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш»мәдәният үзәгендә узды. Конференциядә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Профсоюзлар Федерациясенең 23 әгъза оешмасыннан 300 дән артык делегат катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, быел профсоюз хәрәкәте 115 еллыгын, шулай ук Россия Бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенең 30 еллыгын билгеләп үтә. "Бүген Татарстан Профсоюзлар федерациясе 800 меңгә якын кешене берләштерә һәм илдә иң эре берләшмәләрнең берсе булып тора. Республикада хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның шактый нәтиҗәле механизмы формалаштырылган", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, һөнәри берлекләр һәрвакыт заман таләпләренә тиешле җавап бирделәр, алар хезмәт бердәмлеге һәм үзара ярдәм идеяләренең төп яклаучылары булып калды, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклады.
"Профсоюз хәрәкәтенең потенциалы бик зур. Хәзерге вакытта Татарстан профсоюзлары алдында тагын да күбрәк җәлеп ителүне һәм активлыкны таләп итә торган бурычлар тора. Эшче һөнәрләрнең абруен арттыру эшен дәвам итәргә кирәк. Хезмәт кешесенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга 2019 елны эшче һөнәрләр елы дип игълан итү, WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру, студентлар арасында WorldSkills чемпионаты хәрәкәтен үстерү, шулай ук мәктәп укучылары арасында JuniorSkills хәрәкәтен үстерү зур йогынты ясады. Ресурс үзәкләрен үстерү һәм белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру өлкәсендә җитди эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җитди проблемалар арасында, ТР Президенты сүзләренчә, «соры» хезмәт базары кала. Рәсми булмаган, «конвертларда» хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр кризислы хәлләргә аеруча нык дучар, бу пандемия чорында ачык күренә. "Салым йөкләмәләрен киметү, фондларга күчерүләрне минимальләштерү хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсендә чагылыш табачак", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Республикадагы гамәлдәге чараларга карамастан, куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тәэмин итү мәсьәләсе элеккечә үк кискен кала. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тулы булмаган 5 ел эчендә Татарстанда 235 хезмәткәр һәлак булган, шуларның 47се - быел. Моннан тыш, 679 хезмәткәр авыр нәтиҗәләргә китергән, аларның 126 сы – быел. "Татарстан - техноген төбәк. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләрнең чагыштырма авырлыгы 50% ка җитә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Covid-19га бәйле рәвештә профилактика чараларын һәм гамәлдәге чикләүләрне үтәүне җитди контрольдә тотарга өндәде: "Ваемсызлык һәм саксызлык аркасында предприятиеләрдә һәм оешмаларда авырулар таралырга тиеш түгел. Без сезнең яктан да, бу юнәлештә актив эшләвегезне көтәбез".
Профсоюзлар хезмәт ияләренең социаль-мәдәни үсешенә зур игътибар бирә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Күптән түгел «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗади фестивале узды. Моннан тыш, профсоюз әгъзалары һәм аларның гаиләләре арасында спорт ярышлары, үзешчән сәнгать бәйгеләре даими үткәрелә.
"Профсоюзларның абруе һәм бердәм булуы төрле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сез бүген конференция барышында кабул ителгән барлык карарларны уңышлы гамәлгә ашыра алырлык иң лаеклы һәм абруйлы вәкилләрне сайларсыз дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты конференциядә катнашучыларга.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел 31 декабрь ял көне дип игълан ителгән, ә эш көне 26 декабрьгә күчерелә.
Аннары Татарстан Президенты профсоюз хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.
«Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе» союзы советының 2015-2020 еллардагы эше турында хисап доклады белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, профсоюзлар тәкъдиме буенча беренче тапкыр минималь хезмәт хакы яшәү минимумына җиткән – бүген ул 12 мең 130 сум тәшкил итә, ә икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен - компенсация түләүләрен исәпкә алмыйча 14 мең сум .
Хезмәтнең хокукый инспекторлары тарафыннан 5 ел эчендә республика оешмаларында 5 меңнән артык тикшерү уздырылган. Ачыкланган бозулар нәтиҗәләре буенча эш белән тәэмин итүчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр җибәрелде. Нәтиҗәдә тәртип бозуларның 93% ы бетерелгән.
Профсоюз юристлары тарафыннан РФ һәм ТР социаль-хезмәт өлкәсенең 451 закон проектына һәм башка норматив хокукый актларына экспертиза үткәрелде, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләнде.
Профсоюз эшенең өстенлекле бурычы - эш урыннарында хезмәт һәм сәламәтлек шартларын яхшырту. Хәзерге вакытта республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында 20 хезмәт техник инспекторы һәм 72 штаттан тыш инспектор җәмәгать контролен гамәлгә ашыра. Биш ел эчендә техник хезмәт инспекторлары тарафыннан 7 меңнән артык тикшерү уздырылган, 18 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, 2 меңнән артык мөрәҗәгать, гариза һәм шикаять каралган (98% хезмәткәрләр файдасына хәл ителгән).
Турыдан-туры коллективларда хезмәтне саклауга иҗтимагый контрольнең төп звеносы булып хезмәтне саклау буенча профсоюз вәкилләре тора. Алар көче белән генә дә 5 елда 320 меңгә якын хезмәтне саклау таләпләрен бозу ачыкланган, шуларның 94% ы бетерелгән. Уртак эш нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, профсоюз структуралары булган предприятиеләрдә һәм оешмаларда үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары 2 тапкыр диярлек кимегән.
Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков ассызыклаганча, Татарстан һөнәр берлекләре федерациясенең уңышлы эшчәнлеге - профсоюзларның да, эш бирүчеләрнең дә, республика җитәкчелегенең дә җайга салынган эше нәтиҗәсе. Аннары Михаил Шмаков Рөстәм Миңнехановка Россия Бәйсез профсоюзлар берлекләре федерациясенең 30 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.