Казанга Владимир Путин килде

19.03.2013

Бүген Казанга эшлекле сәфәргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин каршы алдылар.
Владимир Путин әлеге сәфәр кысаларында җәйге Универсиадага әзерлекне тикшерәчәк. Россия Президенты студент уеннарының берничә спорт объектын карый, шуннан соң Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышын уздыра, дип планлаштырыла.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов