Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

03.12.2020

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды. Утырышта шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсът Шадаев, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-индустрия вәкилләре катнашты.

Совет әгъзалары университетның 2021 елга финанс планын расладылар һәм үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр. Аерым алганда, утырышта катнашучылар югары уку йортының торак комплексын киңәйтү планнарын хупладылар. 2024 елга Иннополис Университеты территориясендә 1000 кеше сыйдырышлы өч яңа торак корпус төзелеше планлаштырылган. Хәзер ИТ-югары уку йорты кампусында 1095 урынга исәпләнгән дүрт тулай торак корпусы урнашкан.

РФ Вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шулай ук Университет җитәкчелегенә ясалма интеллект буенча уку-укыту программаларын үстерергә, ә масштаблы проект эшчәнлеген милли максатлар күрсәткечләре белән төгәл синхронизацияләргә кушты.

"Цифрлы трансформация – Россия Президенты билгеләгән яңа илкүләм максат. Һәм аңа ирешү өчен безгә әзерлекле югары квалификацияле белгечләр кирәк. Иннополис Университеты бу юнәлештә актив эш алып бара, нәкъ менә цифрлы икътисад өчен конкурентлыкка сәләтле кадрлар әзерли. Бер ел эчендә өстәмә белем бирү программалары буенча 10 мең кеше чыгарылган, шуларның өчтән икесе – дәүләт хезмәткәрләре. Һәм кампус территориясен киңәйтеп, уку өчен шартлар тудырырга кирәк", - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, 8 ел эчендә Иннополис Университеты өзлексез белем бирү моделен төзи алды – мәктәп эскәмиясеннән алып алдынгы ИТ-компанияләрдә эшләүгә кадәр һәм үз стартап-студиясе базасында технологик эшкуарлыкны үстерү. "Цифрлы икътисад үсеше заманча квалификацияле кадрлардан башка мөмкин түгел. Иннополис Университетының, билгеләнгән сыйфат дәрәҗәсен киметмичә, үсәбаруын дәвам итүе куанычлы. Уртак эшебез нәтиҗәсендә яңа казанышлар үзен көтәргә мәҗбүр итмәс дип ышанам», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин билгеләп үткәнчә, ИТ-югары уку йорты, студентларга белем бирүнең ирешелгән сыйфатын саклап калып, белем бирү эшчәнлеген киң колачларга омтыла. "Укучылар саны артуны исәпкә алып, 2023 елга без университетның укыту-лаборатория корпусы һәм торак корпуслары биналарының куәтләре җитмәүне фаразлыйбыз. Кампуста яңа корпуслар төзү идеясен Рөстәм Миңнеханов хуплады. Хәзер без 2021 елның җәенә әзер булачак документацияне әзерлибез, һәм аны тиз арада башлау өчен төзелешне финанслау турында фикер алышабыз», - дип өстәде ул.