Алексей Песошин дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

03.12.2020

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 175 концессион килешү төзелгән, шуларның күбесе коммуналь өлкәгә (155) кагыла. Калганнары – сәламәтлек саклау (12), мәдәният һәм ял (3), энергия хезмәте (5) өлкәсендәге килешүләргә карый. Бер килешү Чаллыда гамәлгә ашырыла.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, дәүләт-шәхси партнерлык инвестицияләр җәлеп итүнең перспективалы юнәлеше санала. Ул дәүләтнең капиталь чыгымнарын киметергә, ә ирекле акчаларны социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирә.

Дәүләт-шәхси партнерлык проектларының эш бизнес-планы булырга тиеш, һәм ул инвесторның үзенә генә түгел, дәүләткә дә кызыклы булырга тиеш. Хезмәттәшлек шартлары аңлаешлы һәм үтә күренмәле булырга тиеш.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үзенең докладында республикада дәүләт-шәхси партнерлык үсешен стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк чараларны билгеләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.