Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты

02.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча киләчәк юллар каралды, аерым алганда, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру. Шулай ук мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.