Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе белән очрашты

02.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы 2018 елда оештырылган. Штаб-фатиры Абу-Даби шәһәрендә урнашкан. Совет эшчәнлеге күп мәдәниятле һәм күп милләтле илләрдә яшәүче мөселманнарның милли һәм дини тәңгәллеген саклауда интеграцион процессларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Совет составына 140тан артык илдән, шул исәптән Россиядән, сәяси, фәнни һәм дини җәмгыятьләрнең 550дән артык лидеры керә.

Татарстан Президенты кунакларны сәламләде һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли бәйрәме – бәйсезлек көне белән котлады. «Бу истәлекле көндә дәүләтегезгә тынычлык һәм киләчәктә дә чәчәк атуын телим", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәм тулаем Россиядә рухиятне торгызу өчен кирәкле шартлар тудырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 1500 гә якын мәчет эшли. Республикада мөселман мәгарифе өлкәсенә зур игътибар бирелә. Шулай итеп, 2017 елда Болгар ислам академиясе ачылды, ул илебез ислам дине гыйлеме мәктәбе традицияләрен яңартуга юнәлдерелгән. Академия инде Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән дә актив хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла. Аның эшчәнлеге Россиянең мөселман дәүләтләре белән мәдәни-инсани нигездә якынаюына, халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга, шулай ук экстремизм һәм терроризм идеяләре таралуга каршы торуга юнәлгән.

Очрашу барышында Татарстан Президенты Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек үсешенә өмет белдерде.

Казанга визит кысаларында Али Рәшид Әл Нуайми әфәнде «Хузур» нәшрият йортында, Галиев мәчетендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә булачак, шулай ук Россия ислам институты студентлары өчен лекция дә уздырачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.