Михаил Бабич: Идел буе федераль округында региональ авиапассажирлар ташу үсеше проектын эшләтеп җибәрү өчен барысы да әзер

18.03.2013


Идел буе федераль округында региональ авиапассажирлар ташу үсеше проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре хакында бүген “Казан” халыкара аэропортында узган киңәшмәдә фикер алыштылар.Бу чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия транспорт министры Максим Соколов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Искәртәбез, 1нче апрельдән пилот проект кысаларында Идел буе федераль округында региональ авиапассажирлар ташу яңадан башланачак.

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич, бүген бу чарада катнашучылар алдында проектны гамәлгә ашыру хакында җентекләп сөйләшү тора, аерым алганда, авиа паркның әзерлеге, билет сатуны оештыру һ.б., дип белдерде.

Россия транспорт министры Максим Соколов үз чиратында, “Татарстан” авиакомпаниясенең Идел буе федераль округына пассажирлар ташуны гамәлгә ашыруда Росавиация конкурсында җиңүче булуын искә төшерде. “ЮТэйр” авиакомпаниясе, “Авиа Менеджмент Групп” ЯАҖ, “Оренбург” халыкара аэропорты” дәүләт унитар предприятиесе, һәм шулай ук “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 114 маршрут буенча пассажирлар ташыячак.

1нче апрельдән Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Оренбург, Киров, Түбән Кама, Пенза, Саранск, Ульяновск, Чабаксар шәһәрләренә рейслар булачак, яңа маршрутлардан 12 мең кеше файдаланачак дип көтелә.

“Идел буе федераль округы үрнәгендә региональ авиация яңадан эшли башлаячак, бүгенге киңәшмәдән күренгәнчә, авикомпанияләрнең җитәрлек санда самолетлары бар, очучылар белән булган проблемаларны хәл итү өчен дә тиешле карарлар кабул ителгән “,- дип белдерде ТР Премьер-министры Илдар Халиков.



“Татар-информ” МА