Бүген республиканың һәр торак пунктына барып җитү һәм мөмкин кадәр күбрәк яшь кешеләрне колачлау өчен, яшьләр белән эшләүнең барлык рәвешләрен үстерергә кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X республика яшьләр форумы финалына чыккан яшьләр белән очрашуда белдерде. Чара Казан ИТ-паркында узды. Очрашуда шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
1-2 декабрьдә узачак форум финалы кысаларында бай эчтәлекле белем бирү программасы һәм танылган спикерлар белән очрашу оештырылачак. Аерым мәйданчыкларда «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» 5 юнәлеш буенча, шулай ук федераль форум кампанияләре буенча үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов форумны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга республика тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. "Яшьләр - ул безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Грантлар алу ягыннан гына түгел, төрле хәйрия акцияләре кысаларында да зур эш башкарылды. Ел катлаулы булды. Безнең яшьләр пандемия белән бәйле барлык чараларда да актив катнашты. Агымдагы эш дә тиешле дәрәҗәгә оештырылган иде", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Ул ассызыклаганча, республикада яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләр эшләре буенча махсус министрлык булдырылган. "Әлеге җаваплылык үзәге үз бурычларын үти. Әмма бу әле башы гына. Безгә барлык формаларны да үстерергә кирәк: кадрлар белән эшләү, локаль проектлар, грантлар программасы. Без киләчәктә дә бу юнәлешләргә ярдәм итәчәкбез. Безнең республика вәкилләренең федераль дәрәҗәдә үрләргә ирешүе безгә бик күңелле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәйданнарның берсендә ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы уза, ул дөньяның 18 иленнән 30дан артык проект авторларын җыйды.
"ИХО вәкилләренең безнең белән бергә булуы күңелле. Россия Президенты Россияне ислам дөньясы белән якынайту бурычын куйды. Ә иң яхшы форма - бу процесска яшьләрне җәлеп итү. Мин, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак, әлеге блокны тулысынча хуплыйм. Безнең өчен бу шулай ук өстенлекле юнәлеш булып тора", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, шуннан соң форум финалистларын бүләкләде.
«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумы Казанда 2010 елдан бирле уза. Форум тарихында 14 яшьтән алып 35 яшькәчә булган республика яшьләре 10 меңгә якын проект тәкъдим итте, шуларның 163е уңышлы тормышка ашырылды. Федераль грант конкурсларында форум ярдәмендә 82 проект җиңүче була алды.