"Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры төзелеше 2020 елга тәмамланырга мөмкин

18.03.2013

“Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын формалаштыру тизләтелергә һәм 2020 елга тәмамланырга мөмкин. Бу хакта бүген Казанда узган эшлекле киңәшмәдә Россия транспорт министры Максим Соколов хәбәр итте.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты, “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорын булдыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне уздыру урыны итеп Казан очраклы сайланмады. Коридорның зур өлеше республика территориясеннән үтәчәк. Өственә, Татарстан әлеге коридорның транзит мөмкинлеген бәяләгән беренче төбәк булды. "Европа-Көнбатыш Кытай" коридорын төзү кысаларында республикада шәхси-дәүләти хезмәттәшлеге шартларында ТР Хөкүмәте булышлыгында 2005 елдан бирле "Шәле-Баулы" түләүле автомагистраль төзелеше" дигән инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, ул "Казан-Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршруты үсешенә өлеш кертә. Әлеге төзелеш эшләренең гомуми бәясе 132 млрд сум тәшкил итә.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп узганча, "Европа-Көнбатыш Кытай" халыкара коридоры төзелеше ил өчен социаль-икътисади яктан мөһим проект. Аны гамәлгә ашыру барышында яңа юл инфраструктурасы төзелә, ул юл буенда сервис һәм хезмәт күрсәтү инфраструктурасын үстерүгә дә китерә.

РФ транспорт министры Максим Соколов әлеге халыкара коридор төзелешенең Россиянең, төбәкләрнең визит карточкасы булырга тиешлеген ассызыклады. Федераль министр сүзләренә караганда, коридор төзелеше белән бәйле сервис хезмәтләре үсеше кече һәм урта бизнес үсешенә дә яңа этәргеч бирергә, икътисадның төрле тармакларында мәшгульлекне тәэмин итүгә дә хезмәт итәргә тиеш. Бу проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә юл төзелеше тармагында гына да эш урыннары 15-20 меңгә артачак. Халыкара транзит коридоры юл хәрәкәте иминлеген 30 процентка күтәрегә тиеш дип уйлыйлар.

Казанда узган эшлекле киңәшмәдән күренгәнчә, бүген транспорт коридоры төзелешен тизләтергә һәм 2020 елга эшләрне тәмамларга мөмкинлекләр бар, дип белдерде Максим Соколов.



“Татар-информ” МА