Рөстәм Миңнеханов Иннополиста берничә төзелеш объекты карады

30.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста эш сәфәрендә булды, ул анда шәһәрнең берничә объектын төзү барышы белән танышты. ТР Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде.

Программаның беренче пункты «Иннополис» МИЗның локаль-чистарту корылмалары (ЛЧК) төзелеше мәйданчыгын карау булды. Махсус зона территориясендә өч локаль-чистарту корылмасы төзү каралган. Су җыюның мәйданы – 157,9 га, һәр локаль-чистарту корылмасына су асты челтәрләре, насос төркеме белән тоташтырылган тимер/бетон резервуар, 40 л/сек егәрлекле катнаш ком-нефть тоткычлар тибындагы чистарту корылмалары, борылу камералары һ.б. керә. Төзелешне тәмамлау 2021 елның уртасына планлаштырылган.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты ноябрь аенда файдалануга тапшырылган җитештерү базасын карады. Объект «Иннополис» МИЗның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен билгеләнгән: инженерлык челтәрләре белән мониторинг һәм идарә итү, инженерлык системалары җиһазларының торышы һәм параметрлары турында оператив мәгълүмат алу, башка бурычлар. Базаның буш мәйданнары арендага тапшырылачак. Потенциаль арендаторлар арасында – робот техникасы һәм мехатроника компонентлары технологияләре үзәге. Рөстәм Миңнехановка үзәкнең берничә проектын тәкъдир иттеләр, шул исәптән - вагоннарны автомат рәвештә аеру системасы, торбаүткәргечләргә техник диагностика ясау, пилотсыз локомотив проекты, машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшыру өчен программа-аппарат комплексы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Н.И. Лобачевский ис. төзелеп килүче технопаркта булды. Объект 1,5 мең эш урынына исәпләнгән. Төзелеш эшләрен тәмамлау бу ел ахырына планлаштырылган. Технопарк территориясендә офислар, административ-хуҗалык биналары һәм ял итү зоналары урнашачак. Бүгенге көндә яңа технопарк инфраструктурасын куллану буенча сөйләшүләр алып барыла. Кайбер компанияләрнең тәкъдимнәре карала.

Эшлекле сәфәр ахырында Рөстәм Миңнехановка электромобильләрне электр белән тулылындыру өчен мобиль кушымта эшен күрсәттеләр. «Электрифлай» компаниясе (Иннополис стартапы – 2015 елда) электромобильне зарядка станциясе белән тоташтыручы болытлы карар чыгарды. Мобиль кушымта электромобилистка туры килә торган станциягә кадәр барлык юлларда маршрут сайларга һәм салырга, станцияне кертергә, сүндерергә һәм зарядканы түләргә ярдәм итә. Киләчәктә Россиянең барлык төбәкләрендә зарядка станцияләренең бердәм челтәрен булдыру планлаштырыла.

«Бу юнәлешне үстерергә кирәк. Станцияләрне яңа йортларда, АЗСларда, паркингларда урнаштырырга кирәк. Безнең шәһәрләр өчен бердәм стандарт эшләргә кирәк. Бу эшне хупларга кирәк дип саныйм», - дип бәя бирде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.