Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән академик Рәшит Сөнәев бүләкләнде

18.03.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Рәшит Сөнәевны бүләкләнде.

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясенең тантаналар залында үтте.

Искә төшерик, 2013 елның 1 мартында академик Рәшит Сөнәевка 70 яшь тулды, аның исеме заманча астрофизика һәм космология теориясе өлкәсендәге берничә фундаменталь эш белән бәйле.

"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән академик Рәшит Сөнәевны бөләкләү тантанасында академик гаиләсе, РФА Казан фәнни үзәге, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре һәм шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәләмләү сүзен татар телендә башлады. Ул бүгенге вакыйга Татарстан фәне һәм татар халкы өчен мөһим булуын искәртте. Рәшит Сөнәев - дөньяда танылган галим, шуңа карамастан ул туган җире белән, шәкертләре белән бәйләнешләрен югалтмаган, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ул татар халкының үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен үстерү һәм саклауга зур өлеш кертте.

Татарстан һәм Казан өчен мондый бөек галимне, татар халкы улын кабул итү безнең өчен зур горурлык, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сөнәвка мөрәҗәгать итеп. Республика башлыгы шулай ук академик Сөнәев һәм аның гаиләсе Казанга Татарстан Республикасы җитәкчелеге чакыруы буенча килүе турында да әйтте.

Рәшит Сөнәев Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә заманча астрофизика үсешенә керткән казанышлары өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.

Үз чиратында, Рәшит Сөнәев бүләкләү тантанасында татар телен аңа әнисе һәм әбисе өйрәткәнен, мәктәп түгеллеген әйтте. Мин Казанда яшәмәдем дә, эшләмәдем дә, дип искәртте ул, шуңа күрә минем өчен әлеге бүләкне алу - бик зур горурлык. Академик Сөнәев шулай ук кечкенәдән Казан исемле шәһәр барлыгын, татар халкының тарихы барлыгын һәм аның белән грурланып булганын белгәнен әйтте.

Беренче мәртәбә мин Казанда студент чакта булдым һәм бүгенге көндә Казан яхшы якка үзгәргәнен әйтә алам, дип өстәде Рәшит Сөнәев, сез мине менә шулай кабул итүегезгә мин шат һәм бик горурланам.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Рәшит Сөнәев исеме күренекле галим-астрофизиклар исеме арасында булганын әйтте. Элекке астрофизика күбрәк теоретик фән булып саналса да, хәзер, бигрәк тә Чиләбедәге вакыйгаларыннан соң, ул гамәли фән, дип игълан итте ул. Шулай ук Әхмәт Мазһаров академик Сөнәев авторитеты аркасында Казандагы заманча астрфизика мәктәбе Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәктәпләре белән беррәттән алдынгылар арасында, дип әйтте. Рәшит Сөнәевның фәнни хезмәтләре һәм заманча астрофизикага керткән өлеше турында Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, ИКИ РАН әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Амстердам университетының экстраординар профессоры Марат Гыйльфанов сөйләде. Ул шулай ук Сөнәев хезмәтләре бөтен заманча астрономия дәреслекләренә кергәнен искәртте.

Ахырда тантанада катнашучылар истәлек өчен фотога төштеләр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина