Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2007-2009 елларга Татарстан Республикасы Төбәк финансларына реформалар үткәрү программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы булып үтте
27.06.2008
Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2007-2009 елларга Татарстан Республикасы Төбәк финансларына реформалар үткәрү программасын тормышка ашыру буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы үткәрде.
Шуны искәртик: 2007-2009 елларга Төбәк финансларына реформалар үткәрү программасы, өчьеллык бюджетка күчү һәм яңача финанслау инструментларының бөтен спектрын кулланылышка кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы финанс министры тарафыннан эшләнде (Россия Федерациясенең яңа Бюджет кодексы буенча).
Хәзерге вакытта финанслар белән идарә итү системасы 2010 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш программасында күрсәтелгән өстенлекләргә туры китерелеп үсәргә тиеш.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзәтуллин үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 1 нче июльдә 2007-2009 елларга Төбәк финансларына реформалар үткәрү программасының беренче этабы төгәлләнә.
Икенче этап кысаларында республикада кайбер бюджет учреждениеләре автономия разрядына күчерелергә тиеш. Радик Гайзәтуллин сүзләренә караганда, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль өлкә кебек тармакларда кимендә 20 % учреждениене автономияле итәргә кирәк. Әгәр Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инде зур процентлы автономияле учреждениеләргә ия булса, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыкларына әлеге юнәлештә эшләргә туры киләчәк әле.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы шулай ук Татарстанның (конкурста катнашканнан соң) төбәк һәм муниципаль финансларга реформа үткәрүнең федераль фонды субсидияләренә хокук алуы турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте