Идел буе федераль округы субъектларының парламентлар ассоциациясе авыл хуҗалыгына ярдәм чаралары тәкъдим итә

15.03.2013

15 мартта Киров шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектларының парламентлар ассоциациясе утырышы булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта катнашучылар 2012 нче елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә торак төзелеше өлкәсендәге вәзгыять, РФ Президентының “РФ гражданнарын уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләре сыйфатын яхшырту буенча чаралар турында”гы Указы нигезендәге максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча төп бурычлар, “2013-2020 нче елларда авыл хуҗалыгы үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу дәүләт программасы”н үтәү буенча чаралар турында сөйләштеләр.

Беренче сорау буенча 15 апрельга кадәр РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенә торак төзелеше өлкәсендә федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр юллау турында килешенде.

Икенче мәсьәлә турында сөйләшкәннән соң, Ассоциация РФ Хөкүмәтенә бер төркем тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Сүз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дуңгыз, кош ите, йомыркалар җитештерү өчен субсидияләр бирү, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында сөтчелек тармагына ярдәм итү турында бара.

Моның белән бергә Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре фальсификацияләнгән туклану продуктларын җитештерүгә һәм аларны сатуга карата административ җаваплылыкны көчәйтергә, Таможня союзы кысаларында бердәм агросәнәгать сәясәтен расларга тәкъдим итә.

“Бүген Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле рәвештә, икътисадның авыл хуҗалыгы секторына ярдәм итү барлык кешеләрне дә борчый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә. – Барлык каралган мәсьәләләр буенча без карарларыбызны тәкъдимнәр буларак формалаштырырбыз, аларны хакимиятнең федераль органнарына җиткерергә тырышырбыз”. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Ассоциация чираттагы тапкыр үзенең әһәмиятен раслый. “Һәрбер субъектта кызыклы тәҗрибә бар. Безнең аралашуның нәтиҗәсе – алда торган проблемаларның оптималь чишү юлларын эзләү”, - дип ассызыклады ТР парламенты башлыгы.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге