“Татнефть ААҖ” медицина-санитария частенең яңа хирургия корпусын төзү һәм җиһазлауга 1,5 млрд. сум акча кертте
26.06.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ медицина-санитария частеның яңа хирургия корпусын тантаналы рәвештә ачуда катнашты.
“Татнефть” компаниясе корпус төзелешенә һәм анда югары технологияле җиһазлар урнаштыруга якынча 1,5 млрд. сум акча кертте. Бина ике ел эчендә төзелеп бетте. Проект подрядчысы “Главнефтегазстройсервис” ААҖ булды.
Яңа хирургия корпусында гемодиализ бүлеге (10 урынлык), балалар хирургиясе бүлеге (18 урынлык), нейрохирургия бүлеге (25 урынлык) һәм башкалар эшли.
Хирургия корпусының тәүлек буена дәвам итә торган эшен 200 гә якын медицина хезмәткәре (300 дән артык табиб, 77 шәфкать туташы, 80 кече медицина персоналы хезмәткәре) тәэмин итәчәк.
Хирургия корпусын ачу вакытында Татарстан Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру – хосусый-дәүләти хезмәттәшлекнең ачык мисалы. “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитар часте республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә югары технологик ярдәм күрсәтәчәк дәүләти булмаган милек формасындагы клиника булып санала.
2008 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медсанчастьне яңа технологик ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән 8 млн. сум күләмендәге дәүләт заказы белән тәэмин итүе күз алдында тотыла.
Хирургия корпусы төзелеше – Татарстанның көньяк-көнчыгышына “Татнефть” компаниясе китергән җитди инвестицияләр”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов .
Хирургия корпусын ачуда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, танылган кардиохирург, академик Ринат Акчуриннар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте