«Алабуга» МИЗ Күзәтү советы резидент статусы алуга дәгъва кылучы компанияләр проектларын хуплады
15.03.2013
«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Күзәтү советы әгъзалары «Алабуга» МИЗ резидент статусы алуга дәгъва кылучы компанияләр заявкаларын карады. Резидент статусын алуга «Габриэль-Хеми» Австрия компаниясе һәм «Вертикаль» Россия компаниясе дәгъва кылды.
«Габриэль-Хеми ГмбХ» Австрия компаниясе «Алабуга» МИЗда буяугычлар һәм өстәлмәләрнең суперконцентратларын чыгару буенча җитештерү булдырачак. Әлеге продукция азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр өчен упаковкалар, гомуми билгеләнештәге пластик упаковкалар һәм бүтән әйберләр җитештергәндә пластмассадан булган әйберләрне буяр һәм аларга махсус үзлек бирү өчен файдаланыла.
ООО «Вертикаль» - Россия компаниясе, тимер-бетон әйберләр җитештерү буенча специальләшә. «Алабуга» МИЗ территориясендә бетон һәм тимер-бетон әйберләр җитештерүне оештыру күбрәк инфраструктур проект булып тора. Продукцияне кулланучылар сыйфатында «Алабуга» МИЗның төзелеш алып баручы резидентлары карала.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасында бизнес алып баруның аңлаешлы шартлары МИЗ территориясендә гамәлдәге резидентдарның - «Композит» ХК Россия холдингы («Алабуга-Волокно» резиденты) һәм «Эр Ликид» француз компаниясе булуны киңәйтү турында карар кабул итәргә этәрә.
«Алабуга» МИЗ территориясендә «Композит» холдингы яңа проекты «Композит-ВМУ» исемле югары модульле углерод җепселләре җитештерү заводы төзүне тәкъдим итә. Завод продукциясеатом сәнәгате предприятиеләрендә кулланылачак.
Үз чиратында, «Алабуга» МИЗның гамәлдәге резиденты - «Эр Ликид» компаниясе - чыгарылучы продукия исемлеген киңәйтергә һәм «Алабуга» МИЗ территориясендә водород һәм водород-азот катнашмаларын җитештерүне планлаштыра.
«Алабуга» МИЗ Күзәтү советы әгъзалары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә барлык тәкъдим ителгән проектларны хупладылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасын үстерү өчен барысын да эшләргә кирәк, бу инвестицияләр күләмен һәм яңа эш урыннары санын арттырырга ярдәм итәчәк. Ул шулай ук күптән түгел «Алабуга» МИЗ территориясендә компанияләр – резидентларның чит ил хезмәткәрләре балалары өчен халыкара мәктәп, шулай ук социаль инфраструктураның башка объектлары төзелеше башланганны да искә төшерде.
Белешмә өчен:
«Алабуга» МИЗ – РОСОЭЗ челтәренә керүче сәнәгать-җитештерү тибындагы федераль махсус икътисадый зона.
2013 ел башына булган күрсәткечләргә караганда, «Алабуга» МИЗда 33 резидент теркәлгән, аларның белдерелгән инвестицияләренең гомуми күләме 85,6 млрд сум тәшкил итә. 2013 елның 1 гыйнварына эшчәнлек барлык чорында резидентлпр тарафыннан үзләштерелгән инвестицияләрнең гомуми күләмеи- 37,56 млрд. сум.
Өстенлекле җитештерү юнәлешләре – автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерүе, нефть химиясе, приборлар төзү , массакүләм куллану товарлары җитештерү. «Алабуга» МИЗның компанияләре-резидентолары арасында эре халыкара брендлар бар: Ford, Armstrong, 3М, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Preiss-Daimler Group һәм башкалар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина