Р.Миңнеханов: “Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә Универсиададан соң игътибарны ТКХ мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк булачак”
14.03.2013
Бүген Казан ратушасында уздырыла торган Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.
Тагын 113 көннән Казанда җәйге Универсиада башланачак, Россия исеменнән башкарылачак бу эшне иң югары дәрәҗәдә очлап чыгу кирәк. Бу эштә РФ Президенты, федераль үзәк ярдәм итә. Универсиада – республика һәм аның башкаласы өчен иң мөһим бурыч-йөкләмә. 1973 елда Мәскәүдә уздырылган Универсиададан соң, 40 ел үткәч, Россия җирлегендә ул Казанда була, кышкы Универсиадага Красноярск дәгъва итә, дип белдерде Президент. Казан Универсиадасыннан соң ярты елдан артык вакыт узгач Сочи Олимпиадасы башлануын искәртеп, Сочида дирекция, башка федераль оешмалар эшли, ә Казанда Универсиадага әзерлек буенча республика һәм шәһәр штаблары гына, димәк, моны безгә ышаныч зур дип аңларга кирәк һәм сынатмаска! Әзерлектән соң кунакларны кабул итү, аларны урнаштыру, тукландырып тору, логистика, инфраструктуралар һәм шуңа бәйле мәсьәләләр тагын да катлаулырак. Иң мөһиме шул: 17 июльгә кадәр Универсиада мәнфәгатьләре беренче урында булырга тиеш, димәк, эш режимын беркадәр үзгәртү таләп ителә, дип игътибарны юнәлтте Президент. Күбрәк эшләгән саен, көн дә яңадан-яңа бурычлар калкып чыга, гомумән, аларны вакытында чишү, пландагыны вакытында үтәү җаваплылыгын һәркем тоярга тиеш – җаваплылык гаять зур. 45 урынга исәпләнгән стадион төзелә, су төрләре спорт сарае файдаланылышка тапшырылачак, гомумән, төзелеш эшләре график буенча бара, алга таба урамнарда уңайлыклар булдыру, яшелләндерү мәсьәләсендә җиң сызганып эшлисе бар, моңа республика муниципалитетларыннан да көчләр җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Казанның уңышларын барлап, демография мәсьәләсендә, былтыр республикада туган 56 мең сабыйның 46 проценты – Казанда, диде. Башкалада халык саны арта баруы торак төзелешен дә арттыруны таләп итә. Ипотека, шул исәптән социаль ипотека йортлары белән бергә арендага торак салу, шулай ук тулай тораклар мәсьәләсе белән шөгыльләнү кирәк булачак. Торакны капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше дә бик мөһим һәм хәл итүне сорый, диде. Социаль торакка квоталар табибларның беренчел звенодагыларына гына кагылуына төрле фикер булса да, поликлиникаларда эшләүчеләргә ихтыяҗ зурлыгын онытырга ярамый. Гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) буенча һәрбер йортка аудит уздырырга, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә Универсиададан соң игътибарны ТКХ мәсьәләләренә юнәлтергә кирәк булачак, дигән фикер белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә.
Бездә милләтчелек күренешләре юк дәрәҗәсендә, ләкин экстремизм күренешләре турында алай дип булмый, шуңа күрә, Казан җитәкчелегенә, хокук саклау органнарына аң булу сорала. Бернинди дә экстремистик күренешләр булырга тиеш түгел. Чиркәүләрдә, мәчетләрдә халыкка хезмәт итәргә әзер кешеләр генә эшләргә тиеш, дип басым ясап әйтте Президент.
Чыгышыннан соң Р.Миңнеханов хезмәте белән уңышка ирешкән бер төркем казанлыга ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" ИА