Фәрит Мөхәммәтшин: “Мөслим һәм Азнакай районнарында яшәүчеләр яңа бер дәрт белән эшкә керешкәннәр”

13.03.2013

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының ХХ сессиясе узды. 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул социаль-икътисади күрсәткечләрнең үсештә булуын хәбәр итте.

Әмма инвестицияләр белән бәйле эшчәнлек буенча күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда начарайган. Ваклап сату әйләнеше 7 процентка арткан. Төп капиталга инвестицияләр азайган һәм чагыштырмача бәяләрдә 60 процент тәшкил иткән. Уртача номиналь айлык хезмәт хакы үсеп, 13500 сум тәшкил иткән.

Районда демография белән бәйле вәзгыять тотрыклы. 2012 елда 278 бала туган, 354 кеше үлгән. Соңгы ун эчендә балалар туу арткан.

2012 елда муниципаль берәмлек бюджетына 125 млн. 851 сум акча кергән. Авыл хуҗалыгында барлыгы 1 млрд. 402 млн. сумлык товар җитештерелгән. 95,9 мең тонна уңыш - 512 млн. сумлык ашлык җыеп алынган. Районда эре мөгезле терлек саны 16604 башка җиткән. “Туган як” агрофирмасы һәм И.З.Исламов крестьян-фермер хуҗалыгы тулаем сөт саву күләмен арттырган.

Районда кече бизнес үсештә. Кече эшкуарлык объектларының төп өлеше күпләп һәм ваклап сату, автосервис, авыл хуҗалыгына карый. Кибетләр беән тәэмин итүдә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар алу буенча район республикада алдынгы урыннарны били.

Рәшит Хәбипов, форсаттан файдаланып, Фәрит Мөхәммәтшинга авылларда урамнарны яктырту белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук автовокзал, район үзәгендә поликлиника ачу зарурлыгын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сессия вакытында мөслимлеләрне республикадагы социаль-иктисади вәзгыять белән кыскача гына таныштырып үтте. 2012 ел тарихка мәктәпләрне капиталь ремонтлау, мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәдәният йортлары төзелә башлау, Универсиадага әзерлек белән кереп калды.

“Мөслим, муниципаль авыл хуҗалагы районы буларак, республика үсешенә лаеклы өлеш кертер өчен, гади булмаган шартларда, бигрәк тә фермерлар хәрәкәте үсешендә күп эш башкарган”, - дип, спикер район халкына республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән рәхмәтен белдерде. Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Мөслимдә авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча төзелгән күпфатирлы йортны ачуда катнашты, Айнур Сәетгалиевнең һәм Раиф Мортазинның гаилә фермаларында булды.

Көннең икенче яртысында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай муниципаль районында булды.

Муниципаль берәмлеге башлыгы Марсель Шайдуллин озатып йөрүендә Фәрит Мөхәммәтшин башта шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайондагы укыту-тәрбия комплексы төзелеше белән танышты. 350 укучыга һәм 140 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән әлеге комплекска узган елның сентябрь аенда нигез салынган иде. Балалар бакчасы быел май аенда ачылыр дип планлаштырыла, ә мәктәпкә укучылар 1 сентябрьдә аяк басарга тиеш.

ТР парламенты җитәкчесе капиталь ремонт үткәрелгән балалар сәнгать мәктәбен ачуда катнашты. 1960 елда төзелгән бина түбәдән алып баскыч башына кадәр яңартылган. Капиталь ремонт эшләре 12 млн. сумнан артыкка баскан. Биредә бүгенге көндә 720 бала музыка, сәнгать, хореография бүлекләрендә белем ала. Республикадан читтә дә исемнәре яхшы таныш, бик күп мәртәбәле конкурслар лауреатлары “Бәхет”, “Фантазия”, “Хәй, егетләр!” вокаль ансамбльләрен тәрбияли бу коллектив. Тантананы ачып, Марсель Шәйдуллин балаларга сәләтләрен үстерүгә шундый яхшы шартлар тудыруда ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде. Ул сәнгать мәктәбенә өстәл-урындыклар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшинның да шундый ук суммада бүләге иш янына куш буды.

“Азнакайның бүгенгесе матур, киләчәге тагын да яхшырак”, - диде ул соңгы елларда райондагы һәм шәһәрдәге уңай үзгәрешләргә сөенечен белдереп.

Аннан ТР Дәүләт Советы рәисе Азнакай район Советы утырышы эшендә катнашты. Төп доклад белән 2012 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елга бурычлар турында муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул узган ел юбилейлар елы булуын - Азнакайга нигез салынуга 250 ел, шәһәр статусы бирелүгә 25 ел тулуын билгеләп үтте.

Соңгы елларда районда беренче тапкыр халыкның табигый артымы күзәтелгән. 2012 елда 942 бала туган. Бүгенге көндә районда 596 күп балалы гаилә исәпләнә. Аларның 444 е шәхси торак төзелешенә җир участогы сорап мөрәҗәгать иткән һәм барысының да соравы кәнәгатьләндерелгән.

Район икътисадының нигезен нефтьчеләр тәшкил итә. Узган ел “Азнакайнефть” идарәсе 3 млн. 490 мең тонна кара алтын чыгарган, шуның 82 мең тоннасы – планнан тыш. Бораулау эшләре предприятиесе 189 мең метр тау токымы бораулаган. “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ 2011 елга караганда 366 скважинага артыграк ремонтлаган.

“Азнакай “Нефтемаш” заводы” ААҖ җитештерә торган модульле объектларга Россия күләмендә сорау зур. Узган ел ул авыллар өчен 72 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ясап биргән. М.Шәйдуллин алга таба модульле балалар бакчалары төшелешенә игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

Район җитәкчелеге аеруча авыл җирендә эшмәкәрлекне үстерүгә йөз тота. Бүгенгесе көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре муниципаль залог фонды ярдәме белән 25 млн. сумнан артыкка мөгезле эре терлек сатып алган. Узган ел эшмәкәрләргә дәүләттән 24 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатларында кимендә 5 сыер асраучы 138 гаиләгә район бюджеты хисабыннан сыер саву аппаратлары бүләк ителгән.

Кайбер предприятиеләрдә күпләп кыскартулар булу сәбәпле, районда эшсезлек дәрәҗәсе киеренке кала бирә (2013 елның 1 гыйнварына – 2,4%). М.Шәйдуллин аеруча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру беренче планга куелганлыгын ассызыклады. Мәсәлән, 2012 елда 25 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче 10 ата-ана эшле булган.

Муниципаль район башлыгы агымдагы елда кече бизнес субъектларын үстерүгә тагын да уңай шартлар тудырып, аларның район бюджетына салым кертеме өлешен 25 % ка җиткерү бурычын куйды (узган ел – 17%).

Узган ел авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы булган. Район урып-җыю нәтиҗәләре буенча республикада беренче бишлеккә кергән. Мөгезле эре терлекнең саны 2011 елга караганда 1282 башка арткан. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясен сату аннан алдагы чор белән чагыштырганда 20 % ка арткан һәм 1 млрд. 106 мең сум тәшкил иткән.

Муниципаль район инвесторларны җәлеп итү юнәлешендә дә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Узган ел Беларусь Республикасы белән элеватор төзелеше турында килешүгә кул куелган. Төркиянең Тарсус шәһәре белән уртак “АзТар” предприятиесе төзелгән. Азнакайда Мексика һәм Канада делегацияләре булып, фермер хуҗалыклары белән танышып киткән.

2013 ел – Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Узган ел ук бу юнәлештә районда шактый эшләр башкарылган. Җиде меңнән артык агач, шул исәптән “Татнефть” ААҖ ярдәме белән ике меңнән артык ылыслы зур агачлар утыртылган, яңа өйләнешүчеләр паркына нигез салынган.

Утырышта чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин республикада 2012 елда башкарылган әһәмиятле чаралар турында сәйләде. Ул сәнәгатьне, торак һәм юл төзелешен үстерү, социаль объектларны ремонтлау һәм төзү буенча күп кенә дәүләт программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә елның күп өлкәләрдә уңышлы булуын билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районының узган елдагы күрсәткечләрен уңай бәяләп, алга таба да булган проблемаларны хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды. Ул шулай ук районда үсеш, тырышлык, бердәмлек күренүен, азнакайлыларның ниндидер яңа дәрт белән эшләүләрен, авыл хуҗалыгындагы үсешнең аеруча куандыруын, терлек саны читтән китерелеп түгел, ә намуслы хезмәт бәрәбәренә артуын ассызыклады.

“Бүген халык та эшләгән эшкә тиешле бәяне бирде. Азнакайлыларның икътисади мөмкинлекләре зур. Биредә авыл хуҗалыгы да, сәнәгать – нефть тә бар”, - диде ул соңыннан журналистларга биргән әңгәмәсендә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе район үсешенә лаеклы өлеш керткән азнакайлыларга сессиядә дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Азнакайнефть” идарәсе башлыгы Рәзиф Галимов катнашты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге