Россия Федерациясе Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев эш визиты белән Казанга килде

13.03.2013

Россия Федерациясе Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев эш визиты белән Казанга килде.

Ведомство башлыгы Универсиады-2013нең кайбер спорт объектларында булды: Теннис академиясендә, Универсиада авылында, «Ак Барс» көрәш сараенда, «Казан-Арена» стадионында, Су спорт төрләре сараенда, «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда. Россия Эчке эшләр министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә йөрде.

Владимир Колокольцев студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарын уздыру чорында җәмәгат тәртибен һәм иминлекне саклау эшенең ничек оештырылуын белән танышып чыкты, бу чорда дөньяның 170 иленнән 13,5 мең спортчы һәм 100 меңнән артыграк кунак килүе көтелә. Һәр объектта махсус иминлек пунктлары булдырылган, аларга территориядә урнаштырылган видеокамералардан сурәтләр килә. Универсиада авылында шул араларда даими рәвештә полициянең «Универсиадский» территориаль бүлеге (№18) эшли башлаячак.

Ярышлар булачак урыннарга килә торган барлык җирләрдә чатырлар рәвешендә вакытлыча контроль-уздыру пунктлары урнаштырылачак, алар алдан тикшереп кертү җайланмалары белән җиһазландырылачак. Спорт ярышлары башланыр алдыннан махсус өйрәтелгән этләре булган кинологлар тарафыннан тикшереп чыгарылачак.
Универсиадавакытында 2013 елның 6сыннан алып 17 июльгә кадәр җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген саклауны 20 меңнән артык полиция хезмәткәре һәм Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Владимир Колокольцев шулай ук Казанда Универсиады-2013 вакытында иминлекне һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча оператив идарәнең бердәм үзәге эше белән танышты, ул Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бинасында урнашкан, шуннан соң Россия Эчке эшләр министры Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ җитәкчк составы белән киңәшмә уздырды.


Россия ЭЭМ матбугат үзәге