Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Кайгыртучанлык советы Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясенең эше турындагы отчетын тыңлады

25.06.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” дәүләти коммерцияле булмаган оешманың Кайгыртучанлык советы утырышы уздырылды.
Кайгыртучанлык советы вәкилләре тикшергән мәсьәләләр арасында Татарстан икътисадының өстенлекле тармакларында проектларны гамәлгә ашыра торган оешмаларга банк кредитлары буенча процент ставкаларының күпмедер өлешенә компенсация бирү дә бар иде.
Мәсәлән, 2005, 2006 елларга һәм 2007 елның беренче яртыеллыгына әлеге компенсацияләр суммасы 15,7 млн. сум тәшкил иткән (17 оешмага түләнгән).
Тармаклар киселешендә түләнгән компенсацияләр түбәндәгечә урнаштырылды: сәнәгать - 5 млн. сум (32 %), элемтә - 3,4 млн. сум (22 %), төзелеш материаллары җитештерү – 2,89 млн. сум (19 %), азык- төлек сәнәгате – 2,5 млн. сум (16 %), башкалар – 1,8 млн. сум (11 %).
Моннан тыш, Кайгыртучанлык советы әгъзалары Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясенең эшләгән эше турында отчет тыңладылар. Доклад белән компания директоры Айрат Каюмов чыгыш ясады.
Шуны искәртик: “Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясе” ААҖ 2005 елның сентябрендә оешкан иде. Компаниянең оештыручылары - Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (95 %) һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы (5 %). Компания эшчәнлеге лизинг нигезендә производство акчасына инвестицияләү юлы белән Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы ярдәмендә җайга салына (Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Кайгыртучанлык советы тарафыннан расланган).
2007 елда әлеге программаны гамәлгә ашыруның бюджет нәтиҗәсе 21 млн. нан артык булган.
2007 елга гомумән алганда, “Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясе” ААҖ тарафыннан финанс арендасының 239 килешүе финансланган (2006 ел белән чагыштырганда, 62,6 % ка артыграк).
2008 елның 1 нче гыйнварына Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг компаниясе клиентларының саны 209 булган (чагыштырып карау өчен: 2007 елда 98 клиент исәпләнгән, 2006 елда – 111 клиент).
Утырыш тәмамланганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов бүген Татарстан икътисадының өстенлекле тармакларында проектларны гамәлгә ашыра торган тагын дүрт оешмага банк кредитлары буенча процент ставкаларының күпмедер өлешенә компенсация бирү турындагы мәсьәлә каралуын хәбәр итте. Компенсация суммасы 1 млн. 176 мең сум тәшкил итә.
“Компенсация алу өчен, кайбер шартлар бар һәм аларны үткән компанияләр программага керделәр, - диде Айнур Айделдинов. – Без сумма белән чикләнмибез, иң мөһиме: компанияләр кабул ителгән шартларга туры килергә тиеш”.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Кайгыртучанлык советы утырышында икътисади мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Техник инвентарьлаштыру бюросы Республика дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Лена Хәмзина, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте