РФ Дәүләт Думасында Универсиада 2013 багышланган күргәзмә ачылды
12.03.2013
Зур экспозиция 6 стендка бүленгән.
РФ Дәүләт Думасында Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадага багышланган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Шулай ук чарага Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, өч тапкыр Олимпия чемпионы Владислав Третьяк, өч тапкыр Олимпия чемпионы һәм Универсиада илчесе Мария Киселева, Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка кунаклар килгән.
Күргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Уеннарга әзерләнүдә ярдәм иткән өчен, Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәтен белдерде һәм Универсиада Татарстанның проекты гына түгел, ә уңышы илнең халыкара имиджына уңай тәэсир ясаячак зур федераль проект булуын ассызыклады.
“Универсиадага әзерләнү – бик җитди бурыч. Әлбәттә, безгә җиңел түгел, ләкин без инде мартта өч яңа метро станциясе, Спортның су төрләре сарае төзелешен тәмамлыйбыз. 45 мең урынлы футбол стадионы гына кала, ләкин барлык объектларның вакытында әзер булуында бернинди шик юк”, - диде Р.Миңнеханов.
Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков билгеләвенчә, Казанда уеннарда катнашучылар саны Сочидагы Олимпиада спортчыларыннан өч тапкырга күбрәк булачак. “Универсиада – ул бер үк вакытта массачыл һәм профессиональ студентлар спорты, шулай ук спорт имиджын ныгытырга ярдәм итә торган гына түгел, ә спорт, шәһәр инфраструктурасын, иң яхшы стадионнар төзергә мөмкинлек бирә торган проект”, - дип өстәде ул.
Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар күргәзмә экспозициясен карап чыктылар. Ул 6 тематик стендка бүленгән. Күргәзмәдә Татарстан спорт клубларының төп бүләкләре, киләсе Универсиаданың бүләк медальләре, Уеннарның сувенир продукциясе, хәтта мобиль билет кассасы тәкъдим ителгән.
Тәкъдим ителгән мәгълүмат белән һәрбер зонада урнаштырылган тачскриннар һәм видеоэкраннарда күрсәтелә торган презентация, шулай ук диварларга урнаштырылган лайтбокслар ярдәмендә танышып була.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы