2008 елның беренче яртыеллыгына Татарстан Республикасы дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ике меңнән артык тикшерү үткәрде
24.06.2008
2008 елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре күзәтү астындагы 2074 объектка, шул исәптән юл төзелеше, торак һәм сәнәгать төзелеше объектларына тикшерү үткәргәннәр. Барлык сандагы тикшерүләрнең 1269 ы планлы рәвештә булган.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Рәис Мөбәрәкшин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елның 6 ае дәвамында тикшерү нәтиҗәләре буенча салынган штрафлар суммасы 35,66 млн. сум тәшкил иткән. Аларның 14,48 миллионы инде бюджетка күчерелгән.
Рәис Мөбәрәкшин шулай ук республикада бүгенгә 2545 төзелеш объектының күзәтү астында булуын хәбәр итте.
Ул республикада төзелеш темпларының үсеше һәм алдагы 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарына (җәйге Универсиада-2013) спорт объектларын торгызу белән бәйле рәвештә, төзелеш сыйфатына системалы якын килүне гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте