Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт районы ТР муниципаль берәмлекләре рейтингында традицион рәвештә алдынгы урыннарны били ”
11.03.2013
2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Мәҗит Салихов чыгыш ясады.
Бүген Әлмәт муниципаль берәмлеге Советының XXIII сессиясендә һәм шәһәр Советының хисап утырышында җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Мәҗит Салихов чыгыш ясады. 2013 елда әлмәтлеләр шәһәр оешуның – 60 еллыгын һәм Татарстан нефте чыга башлауның 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.
Юбилейларны Әлмәт халкы яхшы күрсәткечләр белән каршы алырга җыена. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-сәясәт үсеш рейтингында 2012 ел нәтиҗәләре буенча район республикада беренче урын яулаган. Туучылар саны буенча да – район алдынгы урыннарда. Тарихта беренче тапкыр район халкы 200 меңнән артып киткән һәм бу елның 1 гыйнварена 200305 кешегә (шул исәптән, 124944 кеше) җиткән.
Балаларның күпләп тууы беренче чиратта тормышның мул булуы турында сөйли. Әлмәт районында нефтьчеләр тарафыннан игътибар бирелү һәм ярдәм күрсәтелү моңа нигез булып тора. 2012 елда гына нефтьчеләр шәһәр үсешенә 1 миллиард сумнан артык инвестицияләр керткән. Бу акча социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелешенә, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, спорт корылмаларын, юлларны ремонтлауга, ишегалдыларын матурлауга, авылларда су белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндерүгә, халыкны эчә торган су белән тәэмин итүгә җибәрелгән.
Районда уртача хезмәт хакы 27600 сумга җиткән. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 17,4 процентка артыграк һәм республикада иң югары булып санала. Җирлекнең сәнәгать комплексында да үсеш күзәтелгән. Үзләре җитештергән товар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме, 12,6 процентка артып, 250 миллиард сумлык булган. 2012 елда 155 мең квадрат метр торак сафка бастырылган һәм кулланышка тапышырылган.
Узган ел районның авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы булган. Кырлардан 90 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, бер гектардан уртача 20 центнер уңыш чыккан. Эре мөгезле терлек саны 1149 башка артып, 18139га җиткән. Ит җитештерү 5,5 мең тоннага якынлашкан. Бер сыердан 4500 килограмм сөт савып алынган. Авыл хуҗалыгына “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә. 2012 елда компания ашлык җыеп алырга комбайннар, дизель ягулыгы, күпьеллык үләннәрнең орлыгын сатып алу өчен, 100 млн. сум акча бүлеп биргән.
Әлмәттә юбилей елда истәлекле спорт һәм мәдәният чараларын: Әлмәтнең 60 еллыгына багышланган “Мин сине яратам, шәһәрем!” телемарафонын, милли диаспораларның үзешчән коллективлары фестивален һ.б. уздыру планлаштырылган. Юбилей уңаеннан 2013-2015 нче елларда шәһәрдә 35 сквер һәм парк барлыкка киләчәк. Шәһәр гимнын язуга конкурс игълан ителгән.
Хисап сессиясендә чыгыш ясаганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы социаль-икътисади вәзгыять турында кыскача сөйләде. Аның сүзләренчә, 2012 нче ел, бер төркем программаларны, шул исәптән, сәнәгать, торак һәм юл хуҗалыгын үстерү буенча программаларны тормышка ашыру, сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту, бер төркем социаль объектларны төзү һәм ремонтлау аркасында уңышлы булган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклавынча, Әлмәт районы респбуликаның муниципаль берәмлекләре рейтингында лидерлар рәтендә тора. “Сәнәгать производствосы, финанс-икътисади нәтиҗәләр, керемнәр һәм халыкның хезмәт хакы буенча, уртача республика күрсәткечләрен узып китә торган уңай динамика бар, - дип билгеләде парламент башлыгы. - Әлмәтлеләр республикадагы демографик вәзгыятьне яхшыртуга да мөһим өлеш кертәләр”.
Районның авыл хуҗалыгы тармагы, Дәүләт Советы җитәкчесе бәясе буенча, уңай тенденцияләр күрсәтә. Терлек саны арта, авыл хуҗалыгы эшчеләренең уртача айлык хезмәт хакы арта, шәхси хуҗалыклар күбрәк кредит ала башлаган, гаилә фермаларын төзү буенча эш оештырылган.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, җирле үзидарә органнарына эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга, ә муниципаль депутатларга урыннарда үз эшен активлаштырырга кирәк. “Әлмәтлеләрнең потенциалы бар һәм аз түгел, дип ышанам”, - дип билгеләде ул. Республика җитәкчелеге исеменнән һәм үз исеменнән парламент, башлыгы башкарылган эшләр һәм Татарстан үсешенә өлеш керткән өчен, Әлмәт районы халкына рәхмәт сүзләрен белдерде.
Сессия барышында “2012 нче ел хәйриячесе” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. 7 һәм 10 бала тәрбияләүче ике Әлмәт гаиләсе торак алуга субсидия бүлеп бирү турында сертификатлар алдылар. Лаеклы әлмәтлеләргә Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге