Татарстан Түбән Камадагы 3 нче нефть эшкәртү эаводы (НПЗ-3) проекты буенча федераль үзәкнең ярдәменә өмет баглый
23.06.2008
Киләчәктә нефть эшкәртү тирәнлеге исәп буенча өченче булган Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексында 88 процент диярлек тәшкил итәчәк. Водород, пар, электр энергиясе тапкандагы авыр калдыклар конверсиясен исәпкә алып, әлеге күрсәткеч 98 процентка җитәчәк. Бу турыда 20 нче июньдә Норлатта (Татарстан) булып узган табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Федерация Советы Комитеты һәм табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Дәүләт Думасы Комитетының берләштерелгән утырышында “Татойлгаз” ЯАҖ генераль директоры Роберт Фәссахов хәбәр итте.
3 нче нефть эшкәртү заводының еллык егәрлеге Татарстанның кече нефть компанияләре тарафыннан чыгарыла торган авыр нефть эшкәртү буенча 7 млн тонна тәшкил итәчәк. Продукциянең 80 проценты экспортка китәр дип күздә тотыла. Исәп буенча өченче булган Түбән Камадагы нефть эшкәртү заводына һәм аңа билгеләнгән тышкы инфраструктурага капитал салу 178,7 млрд. сум белән бәяләнә. Проект координаторы булып, “Татнефть” ААҖ исәпләнә.
Агымдагы елның апрелендә “Technip Italy” инжиниринг компаниясе Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләре катнашында Россия Федерациясе сәнәгать һәм энергетика министрлыгына проектның техник-икътисади нигезләмәсен тәкъдир итте. Әлеге проектка максималь ярдәм күрсәтүгә министрлык тарафыннан раслану алынды.
Проект 4,5 меңгә якын берәмлек җиһазлар алуны күздә тота. Төзелешнең иң кызган чагында 8-10 мең төзүче һәм монтажчы кирәк булачак. 2,5 мең кешелек кулланылыш персоналы таләп ителәчәк. Кадрлар белән тәэмин ителештә “Татнефть” ААҖ һәм “ТАНЕКО” ААҖ. белән бергәләп эшләү күздә тотыла.
Роберт Фәссахов Россия Федерациясенең Инвестицион фондыннан тышкы инфраструктураны финанслау, дәүләт банклары аркылы ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге мәсьәләсендә ярдәм итүләренә исәп тотып, депутатларга мөрәҗәгать итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы