Рөстәм Миңнеханов «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» хәйрия фонды башлыгы Анна Громова белән очрашты

02.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фонд мәрхәмәтлек һәм хәйрия традицияләрен яңартуга, Ватан тарихын, гражданнарны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим һәм игелекле миссия башкара.

Безнең республика башкаласының «Император маршруты»ның төп пунктларыннан берсе – Елисаветин-Сергиев укуларын үткәрү урыны булуы куанычлы, диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда XXIII Елисаветин-Сергиев укулары һәм «Романовлар император йорты вәкилләренең сәяхәтләре һәм хаҗ кылулары» төбәкара фәнни конференциясе уза.

Татарстан Президенты Анна Громованың визиты мәдәни туризмны популярлаштыруга, патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Белешмә өчен:

2019 елда Казан «Император маршруты» милли тарихи-мәдәни туризм проектының бер өлеше булды. Әлеге проектка Романовлар гаиләсен искә алу урыннары белән берләшкән Россиянең 19 төбәге  җәлеп ителгән.