Рөстәм Миңнеханов: озак еллардан соң беренче тапкыр 2021 ел бюджетын әзерләү эше киеренке барды – бюджет кытлыгы 3,1 млрд. сум тәшкил итәчәк

02.11.2020

Татарстан Республикасында 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күләме шактый кимегән: ул 171,9 млрд.сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 16,5% ка ким. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 ае дәвамында берләштерелгән бюджетның үтәлеше катлаулы икътисадый шартларда барган. Икътисадның торышына нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең үзгәрүчәнлеге, җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенең кимүе, нефть чыгару күләмнәренең кимүе, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә кризис күренешләре көчле йогынты ясый.

Республикада агымдагы елның 9 аенда тулай төбәк продукты күләме узган елның шушы чорына карата 97,9% тәшкил итә; сәнәгать җитештерүе индексы – 97,6%; төзелеш эшләре күләме – 98,1%; ваклап сату әйләнеше – 93,1 %. Берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күләме шактый кимегән: ул 171,9 млрд. сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 16,5% ка кимегән. "Акчалар чикләнгән булуга карамастан, без социаль чыгымнарны, шул исәптән хезмәт хакын түләү һәм социаль пособиеләр бирүне дә кертеп, вакытында башкардык. Шактый гына өстәмә ресурслар кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген өстәмә финанс мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Керемнәр буенча – ул, барыннан да элек, салым бурычы.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан салым бурычы 393 млн.сумга кимегән, шул ук вакытта 1 октябрьгә салым бурычы җитәрлек әле – 8,4 млрд. сумм, бурычларны мөмкин кадәр түләттерергә кирәк. Штабка әлеге эшне контрольдә тотуыгызны сорыйм", - диде Татарстан Президенты.

Ул бюджетның чыгым өлешендә ел башыннан алып төбәктә үткәрелә торган оптимизация чараларын дәвам итәргә, шулай ук катгый финанс дисциплинасын һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2020 елның 29 октябрендә ТР Дәүләт Советы беренче укылышта 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына республика бюджетын кабул итте. «Озак еллар дәвамында беренче тапкыр бюджетны әзерләү эше киеренке барды - бюджет кытлыгы 3,1 млрд.сум тәшкил итәчәк, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Салым законнарына НДПИ буенча ташламаларны һәм аеруча үзле нефть буенча экспорт пошлинасын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан үзгәрешләр өстәмә йөкләмә булачак. Моннан тыш, эпидемия вәзгыяте буенча билгесезлек факторы саклана. Бу, һичшиксез, капитал кертемнәр күләмендә чагылыш табачак. Шуңа бәйле рәвештә барлык республика программаларының нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм алар буенча финанслау күләмен ачыкларга кирәк".

2020 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин 2020 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре белән таныштырды.

2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең эш йомгаклары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.