Татарстан нефть чыгаруның яңа юнәлешләре буенча Россия полигоны була ала

21.06.2008

60 ел эчендә чагыштырмача зур булмаган территориядә 3 млрд. тан артык нефть чыгарган Татарстан, тулысынча үз ресурсларына таянып, озак вакыт дәвамында нефть-газ сәнәгатен үстерү мөмкинлегенә ия булган Россиядәге аз төбәкләр рәтенә керә.
Бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә Норлатта кече һәм урта нефть чыгара торган компанияләр темасына уздырылган Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы профильле комитетларының берләштерелгән күчмә утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада агымдагы табышның сәнәгый категорияләрнең расланган запаслары белән тәэмин ителеше 30 елдан артыкка җитә. “Нефть запасларын ел саен чыгарыла торган күләмдә арттыру бурычлары куела һәм үтәлә”, - дип билгеләп үтте Премьер. Бүген Татарстанның күпчелек эре ятмалары эшкәртүнең соңгы стадиясенә басты. Татарстан нефтьчеләре, нигездә, заманча технологияләр куллану исәбенә нефть чыгару күләмен саклап калуны гына түгел, бәлки елына 1-2 процент дәрәҗәсендә стабиль рәвештә үсүне дә тәэмин иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов битум нефтен Татарстан өчен икенче сулыш дип атады (кичә Ашалчы ятмаларын карап чыгу барышында федераль парламентарийлар тәҗрибә-сәнәгать эшләренең нәтиҗәләре белән танышты). Россия Федерациясендәге гомуми битум ресурслары 12-15 млрд тонналык бәяләнә, шул исәптән Татарстанда битуминоз нефть ресурслары төрле бәяләмәләр буенча 1-7 млрд. тонна тәшкил итә.
“Идел-Урал нефть-газ провинцияләре төбәкләрендә, ягъни алга киткән тармаклы инфраструктуралары булган төбәкләрдә, табигый битум ятмаларын сәнәгый эшкәртүгә җәлеп итү, ил буенча тулаем алганда, кушылып үсә барган углеводород чималы запасларының күләме кимүен компенсацияли алыр иде”, - дип исәпли республика Хөкүмәте башлыгы. Татарстан Россиядә нефть чыгаруның принципиаль яңа юнәлешен уйлап чыгару полигоны була алыр иде. Канада да шуның исәбенә күп елларга алдан үзен нефть белән тәэмин итә алды. Хәзерге вакытта “Татнефть” акционерлык җәмгыяте ярдәмендәге республиканың 6 кече нефть компаниясе үтә үзле битум ятмаларын эшкәртү буенча хәзерлек эшләре алып бара.
Рөстәм Миңнеханов республикада кече компанияләр санының үсеше, иң беренче чиратта, аларның барлыкка килү этабындагы дәүләт ярдәме чаралары белән аңлатылуын билгеләп үтте. Республикага бирелгән вәкаләтләр кысаларында яңа ятмалардан нефть чыгаруга, пластларны күтәрүнең яңа методларын кертү исәбенә нефть чыгаруга ташламалар ясау каралды. Геологик разведка үткәрү өчен, акча бүлеп бирелде. Һәм нәтиҗәләр иң кыю фараз итүләрне дә уздырып җибәрде. 1995-2000 елларда 36 яңа ятма кулланылышка кертелде, 45 млн. тоннага якын нефть өстәмә рәвештә чыгарылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, Федераль Җыелыш палатасы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, нефть-газ комплексының эшчәнлеген билгели торган, моңа кадәр яшәп килгән законнар базасына актуаль үзгәрешләр кертүнең өлгереп җитүен билгеләп үтте. 2008 елның беренче кварталында нефть чыгару күләменең кимүе, эксплуатацион бораулау күләменең кискен (21 процентка) кыскаруы – болар барысы да тармаклардагы проблемаларның кискенлеге турында сөйли. “Без Россиянең пресс белән кысылган салымны йомшартуына юнәлтелгән һәм нефть-газ комплексының нәтиҗәле үсешен тәэмин итә торган яңа Россия Хөкүмәте курсын хуплыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан тәҗрибәсе, якорьлы компания булган “Татнефть” ААҖ ягыннан инфраструктуралы тәэмин ителеш чаралары белән беррәттән, кече компанияләргә бирелгән дәүләти ярдәм чараларының да нәтиҗәлелеге турында ачык дәлилләп тора (Татарстан вәкилләренең докладларында идарә итүнең республика моделе үзенчәлекләре җентекләп ачып бирелде һәм законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелде).
Республика Хөкүмәте башлыгы күчмә утырыш күрсәтмәләренең кече нефть компанияләре һәм тулаем ил буенча нефть-газ тармагының алга таба үсешенә китерәчәгенә ышаныч белдерде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы