Марина Патяшина: Мәктәп каникуллары вакытында мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеген контрольдә тоту гамәлгә ашырылачак

31.10.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 8417 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда 721 очрак теркәлгән булса, октябрь аенда 1093 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, октябрьдә көтелгән сезон һәм көчле респиратор вируслы авырулар таралуы теркәлде, һәм ОРВИ белән генә түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе санының артуы теркәлә. Октябрь урталарында үсеш аеруча интенсив башланды, көнгә максималь очракларның саны 55 тәшкил итте.

«Нәтиҗәдә, Covid-19 октябрьдә авыручылар саны 52% ка, ягъни сентябрь белән чагыштырганда 372 очракка артты. Соңгы алты көндә Covid-19 авыруын  таралуның берникадәр тотрыклануын күрәбез, әмма вәзгыять киеренке кала, чөнки салкын тию авырулары сезоны әле башланды гына», - диде ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе.

Октябрь аенда 8 муниципаль берәмлектә авырулар саны сизелерлек артты, дип хәбәр итте Марина Патяшина, бу - Югары Ослан, Түбән Кама, Кама Тамагы, Аксубай, Әлмәт, Нурлат районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан.

Авыруның авыр формалары өлеше 2,3 тапкыр арту күзәтелә, шул ук вакытта симптомсыз формалар өлеше 6% ка кимегән. Авыру балалар саны артмаган һәм элеккечә 3% тан да ким.

Уку елы башыннан бирле Covid-19 мәктәп укучылары арасында авыруның 40 очрагы һәм педагоглар арасында 121 очрак теркәлгән. Шул ук вакытта барлык очраклар да берәмләп кенә һәм коллективларда таралмаган.

Хезмәткәрләр арасында авырып киткән затларның өлеше 38% ка, эшләмәүчеләр арасында (12% ка) арту күзәтелә. Хезмәт коллективларында йоктыру гаиләдәгегә караганда ешрак теркәлә башлады. Әйтик, 149 хезмәт коллективында тикшерүләр үткәрелде һәм 100дә (яки тикшерелүчеләрнең өчтән икесе) кагыйдәләрне бозулар ачыкланды.

Октябрьдә республика объектларында профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. 2 атна эчендә 1600дән артык объект тикшерелде.

Азык-төлек сәүдә предприятиеләре артыннан контроль үткәрелә. 2 атна эчендә 376 объект тикшерелде, 10да (2,6%) тәртип бозулар ачыкланды.

2 атна эчендә шулай ук 155 җәмәгать туклануы предприятиесе тикшерелде, 9 (6%) кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланды.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, көзге мәктәп каникуллары вакытында инфекция таралуны булдырмау өчен барлык таләпләрне үтәү өлешендә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп яны лагерьлары эшчәнлегенә ныклы контроль ясалачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә кабат карантин кертү планлаштырылмый. "Роспотребнадзор билгеләгән барлык таләпләрне һәм күрсәтмәләрне катгый үтәү зарур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәктәпләрдәге хәл даими контрольдә тора. Вәзгыять тотрыклы. Көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары, спорт һәм яшьләр объектлары, мәдәният объектлары – куркынычсызлыкны һәм инфекциянең таралуына каршы торучы барлык санитар нормалар һәм шартлар үтәләчәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, регионда дистанцион укуга күчү буенча бернинди планнар да юк һәм була да алмый. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә беренче чирек без барлык санитар нормаларны үтәп, балаларны укытуны оештыра алабыз. Керү юлында фильтрлар, термометрия оештырылды, һәм бу мәктәп белем бирү системасының нормаль эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Дистанцион мәктәптә белем бирү өлешендә бернинди карарлар да күздә тотылмый, һәм монда бернинди кирәк тә юк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина