Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыеп аласы калды, 195 мең тонна суктырылган, уңашлылыгы -16,6 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә шулай ук ашлык кукурузын җыю төгәлләнеп килә – 6,6 мең гектар басулардан җыясы калды, 200 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык-54,4 ц/га.
Шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә: 2,170 млн.тонна җыелган, уртача уңыш 440,8 ц/га шикәр заводларында эшкәртелә: заводларга 1,2 млн. тонна кертелгән, тәүлегенә 13 мең тонна эшкәртелә. Тулаем алганда, 870 мең тонна продукция эшкәртелгән инде. Шикәр комы 141 мең тонна эшкәртелгән.
Туфракны туңга сөрү өлешендә 1,75 млн гектар җир эшкәртелгән (ягъни гомуми күләмнең 98% ы).
Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге турында сөйләде. 2020 елның 1 июленә республикада 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе предприятиесе теркәлгән (чагыштыру өчен: 2019 елда – 280, 2018 елда – 252, 2017 елда – 206). Шул ук вакытта 2020 елда исәп-хисап тапшыручы 123 предприятие исәпләнә (2019 елда – 120, 2018 елда-58). 2020 елның 1 июленә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең акчалата кереме 2,783 млн. сум тәшкил иткән.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектлары категорияләре белән алып барыла торган эш турында сөйләде. Мондый объектлар 3408. Шуларның 1981 - авыл хуҗалыгы объекты (фермалар, бозау караучылар, симертү цехлары, ат абзарлары, сыер абзарлары), 803 - производство объектлары (административ биналар, гаражлар, складлар, АЗС, остаханәләр, тегермәннәр).
Шул ук вакытта хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларының 2453е хокук билгеләү документларыннан башка кулланыла.