Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим Кәшгәрга Измир провинциясендә җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан зур һәлакәтләргә бәйле рәвештә тирән кайгыларын уртаклашу телеграммасы юллады.
«Мәрхүмнәрнең гаиләләренә һәм якыннарына ихлас күңелдән хәсрәтләнүемне җиткерүегезне сорыйм. Зыян күрүчеләрнең барысына да тиз арада сәламәтләнүләрен телим. Тугандаш төрек халкы белән бергәләп кайгыртам", - диелә Измир провинциясе губернаторы адресына Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән телеграммада.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шулай ук Измир шәһәре мэры (Төркия Республикасының Измир провинциясе) Тунч Сойерга да телеграмма юллады.