Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Измирдәге җир тетрәү аркасында һәлак булган һәм җимерелгән урыннарга бәйле кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

31.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Измир провинциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәтләргә һәм зур җимерелүләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

"Измир провинциясендә җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан зур җимерелүләр һәм кешеләр корбаннарына бәйле ихлас кайгыларымны белдерергә рөхсәт итегез, - диелә телеграммада. - Һәлак булучылар турында тирән хәсрәтләнәм, аларның туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгыларын уртаклашуымны җиткерүегезне, зыян күрүчеләргә тиз арада терелеп аякка басуларын телим".


ТР Президенты Матбугат хезмәте.