Әсгать Сәфәров Төбәк белән идарә итү үзәге ачылышында катнашты

30.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Төбәк белән идарә итү үзәге ачылышында катнашты.  

Россия субъектларында Төбәкләр белән идарә үзәген булдыру инициативасын 2020 ел башында Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Аның кушуы буенча, мондый үзәкләр агымдагы ел ахырына кадәр Россиянең һәр төбәгендә булырга тиеш.

“Халык контроле” системасы “Инцидент Менеджмент” федераль системасы белән интеграцияләнәчәк.

Яңалык халыкның теләсә нинди мөрәҗәгатен оператив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Сүз ишегалдындагы ватылган эскәмиядән алып гражданнарның җитди проблемаларын хәл итүгә кадәр булырга мөмкин. Моның өчен система социаль челтәрләрдә ачык төркемнәрне күзәтәчәк. Анда кешеләр еш кына проблемалар турында язып калдыра.

“Төбәк белән идарә итү үзәге - ул гражданнар өчен ачык система. Ул федераль дәрәҗәдә булу сәбәпле, конкрет төбәктә генә түгел, гомумән, илдәге вазгыятьне күзәтү мөмкинлеге бирә. Кешеләрне борчыган проблемалар, аларның хакимияткә барып җитүгә киткән вакыт - болар барысы да федераль үзәккә килеп туган проблемаларны оператив хәл итү мөмкинлеге бирә”, - дип сөйләде Әсгать Сәфәров.

Чарада “Диалог” коммерцияле булмаган автономияле оешманың генераль директоры урынбасары Владимир Табак, республика омбудсмены Сәрия Сабурская, шулай ук Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.