Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының берничә юнәлеш буенча эш төркемнәре җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне видеоконференция режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин уздырды.
2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына илкүләм үсеш максатларына ирешүнең бердәм планын тормышка ашыруга, сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә, транспорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр тикшерелде.
Чарада Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, вице-премьер - РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, вице-премьерлар Татьяна Голикова, Марат Хөснуллин һәм Дмитрий Чернышенко, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, финанслар министры Антон Силуанов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Дәүләт Советының эш төркемнәре җитәкчеләре катнашты.
«Без ирешергә омтылучы илкүләм максатлар – бөтен ил өчен уртак. Әмма күп нәрсә төбәкләрдә яшәү шартларына бәйле. Шуңа күрә Бердәм планда территориаль үсеш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, - диде Михаил Мишустин. - Иң беренче чиратта төрле төбәкләрдә социаль-икътисадый үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Шул исәптән – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты. Тизләтелгән икътисадый үсешкә, шул ук вакытта кече шәһәрләрдә һәм авылларда югары тормыш стандартларын тәэмин итүгә сәләтле эре шәһәрләргә таянырга кирәк. Аларның һәркайсында үз үсеш нокталарын, икътисадның конкурентлыкка сәләтен арттыру өчен мөмкинлекләр табарга кирәк".
РФ Хөкүмәте Рәисе илкүләм максатларга ирешү өчен ел саен 12 трлн. сумнан артык акча каралуын искәртте. Федераль бюджет сәясәте дә моңа басым ясаячак. Төбәкләр бюджетларын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерергә кирәк.
«Быел бюджет сәясәте сизелерлек йомшартылды. 2020 елның тугыз аенда төбәкләрнең чыгымнары 10 трлн. сумнан артык күләмдә финансланган. Бу узган ел белән чагыштырганда якынча 17% ка күбрәк. Төбәкләргә 300 млрд. сум күләмендә өстәмә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Аларның 200 млрд. сумы 75 төбәккә бүлеп бирелгән инде. Калган акчалар агымдагы ел ахырына кадәр бүленәчәк", - диде Михаил Мишустин.
Тулырак мәгълүмат http://government.ru/news/40749/