Рөстәм Миңнеханов: Казан аграр университеты - безнең муниципалитетлар өчен чын кадрлар чыганагы

30.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында булды. Бүген югары уку йортының бер бүлекчәсе - Механикалаштыру һәм техник сервис институты - 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов аграр университетны тәмамлаган. 1978 елда ул «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Механикалаштыру һәм техник сервис институтын «инженер – механик» квалификациясе буенча тәмамлаган.

70 ел эчендә институт агросәнәгать комплексы өчен 15 меңнән артык инженер әзерләгән. Хәзерге вакытта биредә 1,5 меңгә якын студент белем ала. Аларга 52 укытучы белем бирә, шуларның 9 – профессор һәм фәннәр докторы. Илдә һәм чит илләрдә танылган фәнни мәктәпләр формалашты һәм актив эшли.

Визит барышында Рөстәм Миңнеханов Укыту-демонстрация үзәген карады. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев хәбәр иткәнчә, үзәктә АПК тармагы өчен инженер кадрларын әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү бара. Белем бирү процессы авыл хуҗалыгы техникасын сату һәм сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүче партнер-предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә тора.

ТР Президенты институтның укыту-лаборатория корпусында белем бирү процессын оештыру белән җентекләбрәк танышты. Бүгенге көндә укыту 63 махсуслаштырылган лабораториядә һәм сыйныфларда алып барыла. Аудиторияләрнең берсендә Татарстан Президенты үзенең укытучысы Фәрит Габделхәй улы Шәфигуллин белән очрашты. Бүген ул вузда укытуны дәвам итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов институт студентлары белән аралашты. Очрашуда ТР Президенты студент чагында Волгоградта трактор заводында производство практикасын ничек узганын искә төшерде. «Без двигательләрне ремонтлау цехында практика үттек. Минем шундый тәҗрибәм бар, - дип сөйләде ул. - Сез бик кирәкле белгечлекне сайладыгыз. Яхшы инженерлар һәрвакыт кирәк, аларга киләчәктә дә ихтыяҗ булачак. Сез алган белем бик конкурентлы булырга ярдәм итәчәк".

Тантаналы чара барышында Рөстәм Миңнеханов Механикалаштыру һәм техник сервис институты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилейбелән котлады. "Бүген институт барлык заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Партнерлар белән эш алып барыла, студентларны укыту гына түгел, ә квалификацияне күтәрү дә оештырылган. Бу мәктәптә белем алган инженер кадрлар бөтен илдә, төрле өлкәләрдә хезмәт итә. Без институтыбыз белән горурлана алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан аграр университеты муниципалитетлар өчен чын кадрлар әзерләү урыны булып тора һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә генә түгел. "Аграр университетны һәм безнең институтны тәмамлаучылар, аерым алганда, республика үсешенә зур өлеш кертәләр", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды, кайбер вуз хезмәткәрләренә ТР мактаулы исемнәре бирелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.