Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фән-мәгариф үзәгенең Күзәтүчеләр советының беренче утырышын уздырды

30.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-мәгариф үзәгенең Күзәтүчеләр советының беренче утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Ул, аерым алганда, «Фән» илкүләм проекты кысаларында илдә конкурс нигезендә халыкара математик үзәкләр, геном тикшеренүләре үзәкләре, милли технологик инициативаның компетенцияләр үзәкләре, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләре оештырыла, дип искәртте.

"Үзәкләр төбәк инициативасы буенча Консорциум рәвешендә - югары белем бирү фәнни һәм мәгариф оешмалары, икътисадның реаль секторы оешмалары белән булдырыла», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы 2020 елда кимендә биш үзәк булдыру планлаштырыла. 2021 елга кадәр дөнья дәрәҗәсендәге 15әү булачак (2019 елда 5 үзәк – Пермь краенда, Белгород, Кемерово, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләрендә оештырылган).

Нәтиҗәле идарә итү хисабына мондый үзәкләр төбәкләр һәм тулаем илнең тотрыклы үсеше драйверлары булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Барлык чыгымнарны финанс белән тәэмин итү федераль грантлар, шулай ук төбәк акчалары һәм бюджеттан тыш ресурслар хисабына гамәлгә ашырыла.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада фән-мәгариф үзәге программасын булдыру буенча кирәкле эш башкарылган. Эш «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ тарафыннан алып барылган. 50дән артык республика югары уку йорты, предприятие һәм фәнни оешмалар җәлеп ителгән. Үзәкнең үзенчәлеге – «циркуляр икътисад», шулай ук технологик юнәлешләр һәм проектлар билгеләнгән.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ресурс һәм энергия сыйдырышлылыгы икътисадтан циркуляр икътисадка күчүнең беренче төбәк моделе тәкъдим ителгән. «Бу тема – дөньяда иң актуаль темаларның берсе һәм сәнәгать һәм фән мәнфәгатьләренә генә түгел, ә безнең һәркайсыбызның мәнфәгатьләренә дә кагыла», - диде ул.

Татарстан бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни-техник үзәкләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңүчеләр бишлегенә керү бурычын куя (конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 8 октябрь көнне игълан ителгән).

Үзәкнең Күзәтүчеләр советы әгъзалары бөтендөнья дәрәҗәсендәге «Циркуляр икътисад» фән-мәгариф үзәгенең программасын, фән-мәгариф үзәгенең идарә советы турындагы нигезләмәне, идарә советы составын карадылар һәм расладылар.

Беренче мәсьәлә буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

«Бөтендөнья дәрәҗәсендәге фән-мәгариф үзәге турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы (2020 елның 24 февралендәге 115-ПУ номерлы Указ) – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «икътисадның реаль секторында эшләүче оешмалар белән югары белем бирү мәгариф оешмаларының һәм фәнни оешмаларның интеграциясе нигезендә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләренә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2019 елның 30 апрелендәге 537 номерлы карары нигезендә кабул ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.