Татарстан Президенты алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

29.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертелгән иде. Төп мәсьәлә – 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты. Парламентка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән документ юнәлеш комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында каралган һәм аның буенча фикер алышынган.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда табышка салым 77 млрд. сум күләмендә бәяләнә. ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым – 81,5 млрд.сум күләмендә, ТР бюджетына 57,2 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә. 26 млрд. сум оешмалар милкенә салымнан килер дип көтелә.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, берләштерелгән  бюджетның салым булмаган керемнәре - 16,8 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты-12,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. 2021 елга Татарстан бюджеты проектында федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр 40,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

Нотыкчы, киләсе елның берләштерелгән  бюджетында социаль өлкә чыгымнары – 5,6% ка, 2022 елда – 8,6% ка, 2023 елда 11,7% ка артачак, дип ассызыклады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2021 елга бюджетта социаль әһәмиятле чыгымнар өлеше чыгымнарның гомуми күләменнән 77% тәшкил итә. "Әмма иң элек бу акчаларны, халыкның, җитештерүнең социаль якланышын максималь дәрәҗәдә саклап калу өчен, эшләп алырга кирәк әле, - дип белдерде ул. - Бюджетны үтәү бик авыр, шуңа да карамастан, ул үзенең социаль юнәлешен саклап калачак".

ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, 2021 елга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар күләме 4 млрд 264 млн. сумга артачак. «Алдагы еллардагы кебек үк, бушлай керемнәрнең фаразланган күрсәткече төгәл түгел, - дип дәвам итте ул. - Бу күрсәткечне ел ахырына кадәр җиткерергә тиеш". - Моннан тыш, киләсе елга федераль бюджет проектында РФ субъектлары арасында 162 млрд сумнан артык акча бүленмәгән әле".

Тулаем алганда, 2021 елга берләштерелгән  бюджетның керем өлеше 312,7 млрд. сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше - 315,7 млрд. сум, кытлык – 3 млрд. сум. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча - 268,5 млрд. сум, чыгымнар буенча – 271,5 млрд. сум, кытлык 3 млрд. сум күләмендә билгеләнә.

2022 елга берләштерелгән бюджетта керемнәр - 321,1 млрд. сум, чыгымнар - 324,2 млрд. сум, кытлык 3,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Фаразларга караганда, республика бюджетында керемнәр - 275 млрд. сум, чыгымнар - 278,2 млрд. сум, кытлык 3,2 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2023 елга берләштерелгән бюджет керемнәре - 320,2 млрд. сум, чыгымнар - 323,5 млрд. сум, кытлык 3,3 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. ТР бюджетында керемнәр - 271,6 млрд. сум, чыгымнар - 274,9 млрд. сум, кытлык 3,3 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.

Депутатлар бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр. 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.