ТР Премьер-министры Аксубай район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты

06.03.2013

Бүген Татарстанның Аксубай районында 2012елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча район Советы сессиясе узды.Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Узган елдагы эш нәтиҗәләре хакында муниципаль берәмлек Советы башлыгы Камил Гыйлманов чыгыш ясады. Ул, узган елда район алдына куелган бурычлар үтәлде, дип белдерде.

2012 елда тулай территориаль продуктның күләме 6 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.Районның агросәнәгать комплексыннан кергән табыш 840 млн.сумнан артык.

Районда халыкны социаль яктан тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Күп балалы гаиләләргә 227 җир кишәрлеге бирелгән, мәктәпләр, торак йортлар, юллар ремонтлана, сугыш ветераннары һәм инвалидларга ярдәм күрсәтелә.

Аксубайда кече эшмәкәрлек үсеш алган.2012 елда 691 кече эшмәкәрлек субьекты исәпләнгән, шулар исәбендә 99 кече предприятие, 592 шәхси эшмәкәрләк бар.

Мәгариф өлкәсендә дә уңышлар бар. Районда 33 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны 16% ка арткан. 98 мәдәни-ял итү учреждениесе бар, узган елда 182 мәдәни чара уздырылган.
Илдар Халиков, район барлык күрсәткечләр буенча югарылыкка ирешер,чөнки моның өчен тиешле шартлар бар, дип белдерде.



“Татар-информ” МА