Фәрит Мөхәммәтшин: “ТР Президенты карамагындагы Советта ассамблеядәге милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре булу эшебезнең югары дәрәҗәдә икәнен тануны күрсәтә”
06.03.2013
Бүген ТР Халыклары ассамблеясе Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея составына кергән милли иҗтимагый оешмалар лидерларын активлашырга чакырды. Аларга гади булмаган шартларда яши торган кешеләрнең ышанып торуын билгеләп үтте. Эшчәнлекне Уставта каралганча оештырырга кидәш бирде. Үз эшләренә салкын караучыларга 1 майдан үз вазыйфаларыннан китәргә туры киләчәк.
“Сез, сайлап куелган җитәкчеләр буларак, урыннарга чыгыгыз, халык белән аралашыгыз, хәл итәсе проблемалар турында белешегез, аларны монда алып килегез. Бу мәсьәләләрне карап, аларны чишү юлларны эзләрбез” - дип, спикер мисалга чувашларның милли оешмасы рәисе Константин Яковлевны китерде.
Фәрит Мөхәммәтшинны шулай ук Казанда һәм республика эшләп килүче якшәмбе мәктәләре белән бәйле проблемалар да борчый. Казандагы якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили сүзләренчә, якшәмбе мәктәбенең 22 бүлекчәсе эшләп килгән. Анда 1080 укучы белем алган. Бүгенге көндә яһүд, поляк һәм ассириялеләрнең бүлекләре бөтенләй ябылган. Ачык килеш булып та, берни эшләмәгән бүлекчәләр дә шактый. Болар нигездә Урта Азия республикаларыннан килгән халыкларныкы.
Спикер бу мәктәпләрнең Казанда гына түгел,ә урыннарда актив эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Милли иҗтимагый оешмаларга укучыларны җәлеп итүдә һәм аларга белем бирү эшендә катнашырга тәкъдим итте. “Бу эштә системалылык һәм тырышып хезмәт итү кирәк. Туган телне саклап калу мөһим”, - диде ул. Майя Хухунашвили исә милли оешмалар җитәкчеләренә: “Йөзегез белән балаларга борылыгыз. Уставта каралган бурычларыгызны үтәгез, - дип мөрәҗәгать итте.
Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Халыклары ассамблеясе алдында зур бурычлар куелуын искәртеп: “Узган җәйдә Казанда мөселман дин әһелләренә һөҗүм итү белән бәйле вакыйгаларны исәпкә алып, дини экстремизм мәсьәләләре көн үзәгенәдә кала бирә. Безгә экстремизмны кисәтү эшендә зур өметләр баглана. Өлкән буынның дөньяга карашы, фикерләве формалашкан инде. Шуңа күрә безгә күбрәк яшьләр белән эшләргә кирәк”, - диде һәм дини фанатизм, радикалчылар тарафыннан алга сөрелгән карашларның татарстанлылар өчен ят булуын билгеләп үтте. Йөз еллар дәвамында төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәвен белдерде. ТР Халыклары ассамблеясе Советы утырышында шулай ук ассамблеянең яшьләр канаты эшен активлаштыру зарурлыгы ассызыкланды.
Фәрит Мөхәммәтшин, җәен ишекләрен ачкан яңа ТР Халыклар дуслыгы йортының һәркемгә ачык булуын, биредә кызыклы идеяләрнең тормышка ашырылуын билгеләп үтте. “Боларның барысы да безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Күз алдында мәсьәләләр исә күбрәк. Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеген җанландырып җибәрергә кирәк. Концертлар оештыру белән генә шөгыльләнмичә, галимнәрне чакырып, фәнни мәсьәләләрне дә өйрәнергә кирәк”, - диде спикер. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр иткәнчә, 2012 елның сентябреннән алып бүгенге көнгә кадәр монда 25 мең кеше булган. Ул Россиядә иң яхшылардан санала һәм күпмилләтле Татарстан башкаласының визит карточкасына әйләнә бара. Быел биредә 450 чара уздыру көтелә, алар арасында Россия милли-мәдәни мохтариятләр форумы зур урын алып тора. Билгеле булганча, биредә РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да кунак булып китте.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук үз чыгышында республикада соңгы вакытта булган сәяси, иҗтимагый тормыш белән бәйле вакыйгаларга тукталды. Миграция сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләрнең ничек хәл итүе турында ул: “Татарстанга соңгы елларда мигрантларның күпләп килүе күзәтелә. Әмма без быел безгә килүчеләрнең санын берникадәр кыскарттык. Хәзер күбрәк икътисадка кирәк булган конкрет профессияләр һәм белгечлекләргә игътибар бирәбез. Канададагы коллегаларыбыз әлеге мәсьәләне кеше хокуклары яссылыгында карый, бөтен дөньяда шулай эшләнә. Без дә эшебездә бу принципларны кулланырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде.
Парламент башлыгы 2012 елның июнендә РФ Президенты Указы белән, РФ Президенты карамагында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет оешуын, аны В.Путин җитәкләвен белдерде. ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру механизмнарын камилләштерү максатыннан, ТР Президенты тарафыннан “ТР Президенты карамагында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет оештыру турында” дип аталган Указ имзаланган. “Әлеге Советның 46 әгъзасының 12се – ТР Халыклары ассамблеясе составына кергән милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре. Бу факт эшебезнең югары дәрәҗәдә булуын тануларын күрсәтә”, - диде спикер.
Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке мәсьәләләр буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов, ТР Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һ.б. рәсми затлар, милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы