Илдар Халиков Аксубайда дәүләт хезмәтенең күп функцияле үзәгендә булды
06.03.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай районында, шушы көннәрдә ачылган дәүләт хезмәтенең күп функцияле үзәгендә булды.
Аксубайда бу үзәкнең төзелеше узган елның август аенда башланган. Җирле халык бу учреждениедә ТР буенча Дәүләт теркәү,кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе бүлеге, ТР Аксубай муниципаль райнының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, Россия Саклык банкы бүлеге һ.б. хезмәтләреннән файдалана алачак.
Эш сәфәре барышында ТР Премьер-министры шулай ук 88номерлы һөнәри лицейда булды.Монда укучылар һәм хезмәткәрләр үзләре җитештергән продукцияне күрсәттеләр: яшелчә, үсемлекләр, механик детальләр, гамәли сәнгать эшләнмәләре.
Аннан соң ТР Премьер-министры Аксубай балалар сәнгать мәктәбен карады. Яшь музыкантлар,биючеләр һәм рәссамнар кунакка үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.”Бик күңелле тәэсирләр калды. Педагоглар да, эшнең оештырылышы да югары дәрәҗәдә. Моннан үз эшеңә булган мөнәсәбәт һәм үз хезмәтеңне ярату күренә”,-диде Илдар Халиков.
“Татар-информ” МА