Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды һәм берничә проект тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының база предприятиеләрендә җитештерү 6%ка кимегән. Нефть чыгару, каучук һәм полиэтилен чыгару кимегән. ОПЕК (ОПЕК+) килешүе буенча чикләүләр булу сәбәпле, нефть чыгаруның төп кимүе «Татнефть»кә туры килә. Компания тарафыннан 19,307 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 13% ка кимрәк.
Нефть-газ химиясе комплексының база предприятиеләре тарафыннан 879 млрд. сумлык продукция төяп озатылган, бу узган елга караганда 17%ка кимрәк. Республиканың берләштерелгән бюджетына күчерүләр 39%ка кимегән.
Нефть продуктлары, ашламалар, юу чаралары һәм пластмасса әйберләре җитештерүдә уңай динамика саклана.
Өченче кварталда нефть һәм нефть продуктларына, пластикларга, каучук, карбамидка дөнья бәяләре яңадан торгызылган. Россия экспортерлары шулай ук рубльне йомшарту нәтиҗәсендә өстәмә отыш алганнар. Бу тармак предприятиеләренә икенче кварталда кимегәннән соң, өченче кварталда керемне һәм республика бюджетына түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирде. Әмма узган ел дәрәҗәсенә ирешелмәгән.
Татарстанда нефть эшкәртү 9,7% ка, 14,7 млн тоннага кадәр арткан. 5 млн. тоннага якын дизель ягулыгы һәм 1,3 млн. тонна автобензин җитештерелгән. ТАНЕКОда чималны эшкәртү күләме 17% ка арткан. Гидрокрекинг җайланмасын капиталь ремонтлау аркасында, дизель ягулыгы җитештерү кимегән.
«ТАИФ-НК» (КДПТО) тирән эшкәртү комплексы эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли. Өченче кварталда мазутның чыгышы 113 килограммга кадәр кимегән. "ТАИФ-НК"да, автомобиль бензиннарыннан аермалы буларак, дизель ягулыклары һәм җиңел углеводород фракцияләре җитештерү арткан.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть-газ химиясе комплексының һәр предприятиесе буенча нинди күрсәткечләр кимүне җентекләп анализларга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шундый темаларның берсе итеп ул каучук белән тәэмин ителешне атады. «Бүген базарда чимал күп, әгәр аны эшкәртмәсәк, авыр булачак. Шуңа күрә полимерлар җитештерүнең алга таба үсеше максатка ярашлымы-юкмы икәнлеген карарга кирәк. Иң мөһиме – булган куәтләргә максималь йөкләнеш бирү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты, инвестицион проектларга федераль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләренә игътибар итеп.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “Газпром” белән Татарстанның табигый газны сәнәгый куллануын тагын 1 млрд кубометрга арттыру мөмкинлеге турында фикер алышырга кирәк. Аерым алганда, «Аммоний»ның 2 нче этабын булдыру карала.
Утырышта шулай ук нефть пеклардан һәм кокс-прекурсорлардан композит һәм углерод конструкцион материаллар алу технологиясе тәкъдим ителде. Бу темага доклад белен Башкорт дәүләт университетынып техник химия һем материал белеме кафедрасы мөдире Әлфия Мөхәммәдҗанова чыгыш ясады. Прекурсор – максатчан матдә барлыкка китерә торган реакциядә катнашучы матдә. Нефть пеклары – пиролиз нәтиҗәсендә нефть сумалаларын куудан калган каты калдыклар. БашДУда кокс буенча – 4 мең тонна, пеклар буенча 3 мең тонна егәрлекле кече тоннажлы импортны алмаштыручы җитештерү булдырырга тәкъдим итәләр.
«Модуль «НПФ» ҖЧҖ (Лениногорск) директоры Игорь Малыхин нефть-машина төзелеше кластерын үстерү планнары турында сөйләде. Предприятие киң модельле инструментлар һәм җиһазлар тәкъдим итә. Бу арттырылган үтеш диаметрлы пакерлар, үзле нефть чыгару өчен җайланмалар, скважина фильтрлары, опрессовка клапаннары, катламнарны саклау өчен механик комплекслар, компрессорлар һ.б.
Казан дәүләт энергетика университетының фәнни эш буенча проректоры Ирина Әхмәтова Казанны җылылык белән тәэмин итүне үстерү буенча Ситуацион үзәк булдырырга тәкъдим итте. Аңа хакимият һәм җылылык белән тәэмин итүче компанияләр - «Татэнерго», «Казэнерго», «ТГК-16» вәкилләре дә керә ала.