Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар агымдагы елның 9 аенда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар һәм 2020 елның ноябренә бюджетын расладылар.
Директорлар советы нефть һәм нефть продуктларын күпләп һәм ваклап сату табышларын торгызу буенча ихтыяҗ динамикасы һәм чаралар турында мәгълүмат тыңлады. 2019 елда ТАНЕКОда ЭЛОУ-АВТ-6ны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә мазут җитештермичә генә нефть эшкәртү күләмен 11,5 млн. тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән. Шулай ук «Татнефтегазпереработка» идарәсе куәтләрендә нефть, газ һәм ШФЛУны эшкәртү бара.
Нефть продуктлары кәрҗиненең өстәмә бәясен арттыручы җайланмалар планлы рәвештә кертелә, нефть эшкәртү продуктлары ассортименты киңәя һәм камилләштерелә.
«Татнефть» нефть һәм нефть продуктлары белән электрон сәүдә итүне үстерә. Сату күләмен арттыру коралы буларак, 2019 елда «Татнефть» ягулык порталы файдалануга тапшырылган, ул пандемия чорында сату һәм төяп җибәрү белән дистанцион идарә итәргә мөмкинлек бирә. Продукциянең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү өчен эчке базарда Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы мәйданчыклары, Торги-i - экспортка һәм «Татнефть» сәүдә-сатып алу мәйданчыгы киң кулланыла. Элеккечә үк класслы «Евро-6» ягулык сатуның иң нәтиҗәле каналы - «Татнефть»АЗС челтәре. Сыйфатлы ягулык, сервис һәм клиентлар лояльлеге компания челтәрнең кризиска кадәрге план күрсәткечләрен үтәр дигән фаразларга нигез бирә.
Утырышта Директорлар советы БМОның Глобаль килешүенең «Яхшы сәламәтлек һәм иминлек» 3 максаты кысаларында компаниянең тотрыклы үсешен хуплады. Бу өлкәдә эшнең өстенлекле юнәлешләре – компания хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен югары технологияле медицина ярдәмен үстерү, йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү системасының нәтиҗәле эшләве. 3 нче максатны тормышка ашыру компаниядә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, өзлексез цикл һәм тормыш белән тәэмин итү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә, шулай ук социаль өлкәдә акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
«Яхшы сәламәтлек һәм иминлек» максатына ирешү өчен «Татнефть» компаниясенең сәламәтлек саклау пунктлары эшен модернизацияләүне, бактериология лабораториясен төзүне, медицина мәгълүмат системасын булдыруны, җитештерү травматизмын, җиһазларның техник торышы белән идарә итү хисабына аварияләрне һәм өзлексезлекне киметү чараларын, сәламәт яшәү рәвеше программаларын камилләштерүне күздә тоткан проектлар программасының Юл картасы формалаштырылган. «Татнефть» тарафыннан компания хезмәткәрләренең вакытлыча эшкә яраксызлыгы көннәре санын 2030 елга 50% ка киметү бурычы куелган. Инвестицион проектларның нәтиҗәлелеген бәяләгәндә аларның «Татнефть» төркеме хезмәткәрләренең сәламәтлегенә һәм иминлегенә йогынтысы исәпкә алыначак.
Утырышта 2017-2019 еллар чорында «Татнефть» төркеменең профильле булмаган активлары белән проблемалы һәм профильле булмаган активлар белән идарә итүне камилләштерү максатларында эш нәтиҗәләре каралды һәм әлеге процесс Үзәкләштерелгән һәм махсуслаштырылган бүлекчәгә тапшырылды.
Директорлар советы утырышы кысаларында компания хезмәткәрләрен һәм ветераннарын дәүләт һәм корпоратив бүләкләр белән бүләкләделәр. Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән нефть сәнәгате ветераны Виктор Смыков бүләкләнде. «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичков республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.