Татарстанда 2020 ел башыннан хайваннарда котыру авыруының 29 очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, Татарстанда барлык авыл хуҗалыгы терлекләренә котыруга каршы вакцина ясала.
Татарстанда ел башыннан 2,5 млн баш авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм 188,8 мең йорт мәчеләренә һәм этләренә вакцина ясалган.
Татарстанда 2028 елга кадәр барлык хайваннар тамгаланачак.
Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов 2021 елның беренче яртысында хайваннарны идентификацияләү турында закон чыгуы көтелгәнен әйтте. Татарстан бу эшкә бераз иртәрәк тотынган. Закон гамәлгә кергәч, электрон базада теркәлмәгән хайванны һәм аның продукциясен сату тыелачак.
Спикер сүзләренчә, массакүләм идентификацияләү хайваннарның йогышлы авыруларын таралуны булдырмау һәм базарга сыйфатсыз азык-төлек керүне чикләү өчен эшләнә.
Терлек тугач, бер тәүлек эчендә аның хуҗасы махсус программада аны теркәргә тиеш була. Аннары дәүләт ветеринария хезмәте белгече хайваннарның идентификациясен раслый. Шәхси хуҗалыкларда бу эш сезонлы ветеринария-профилактика чаралары вакытында оештырылачак.