Рөстәм Миңнеханов Гилян провинциясе (Иран Ислам Республикасы) губернаторы Арсалан Заре белән видеоконференция режимында очрашу уздырды

27.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән очрашты.

Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.

Яклар сәүдә, агросәнәгать өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Гилян провинциясе Иранда уңайлы геоикътисадый хәлгә ия. Провинциядә авыл хуҗалыгы, кайбер сәнәгать төрләре үсеш алган, шулай ук Каспий диңгезе ярында Иран порты урнашкан.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Гилян провинциясенең авыл хуҗалыгын үстерү һәм Гилян провинциясеннән экспорт, Татарстаннан хәләл продукция китерү, теплица продукциясе җитештерү һәм Татарстанда Гилян провинциясе компанияләре тарафыннан балык үрчетү, сәүдә-икътисадый делегацияләр алмашу, сәүдә-сәнәгать палаталары һәм сәнәгать зоналары хезмәттәшлеге кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алулары билгеләп үтелде.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуның эшлекле багланышларга яхшы этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

Белешмә өчен:

Казанда Иранның Генераль Консуллыгы эшли (2007 елдан). Татарстан һәм Иран хөкүмәтләре арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында Меморандум гамәлдә (1996 елдан башлап).

Казан һәм Тәбриз (Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе) – тугандаш шәһәрләр.

Татарстан компанияләре төрле елларда Иранда (КАМАЗ, Татнефть, КВЗ) проектларны тормышка ашырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.