Европа реконструкция һәм үсеш банкы Казанда офис ачарга әзер

20.06.2008

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкының (ЕБРР) беренче вице-президенты Варел Фримен җитәкчелегендәге Европа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия буенча Европа реконструкция һәм үсеш банкының бизнес-төркеме директоры Алан Пийю, Идел буе округы буенча Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкиллеге башлыгы Михаэль Хофман һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм инфраструктура буенча проектлар җитәкчесе Наталья Ханженковалар катнашты. Татарстанны Казан мэры Илсур Метшин һәм “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев тәкъдим итте.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Европа реконструкция һәм үсеш банкы Татарстан Республикасындагы кайбер проектларда инде катнашып килә. Мәсәлән, банк “Спурт-банк” акцияләре өлешенә ия, Казанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра. Бүген үк Европа реконструкция һәм үсеш банкының “Татэнерго”ны реструктуризацияләү һәм модернизацияләүдә катнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Агентлык корреспондентына тышкы икътисади эшчәнлек буенча Премьер-министр урынбасары Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстан банк ягыннан конкрет тәкъдимнәр көтә.
Татарстан Премьер-министры шулай ук Европа реконструкция һәм үсеш банкының Казанда җәйге Универсиада-2013 не үткәрүгә хәзерлек буенча проектларда – юл төзелешендә, спорт, энергетика объектларын төзүдә - катнашу мөмкинлеген карап чыгарга тәкъдим итте. Якындагы 2 атна эчендә Казанга Европа реконструкция һәм үсеш банкының муниципаль проектлар буенча эшлекле төркеме киләчәк. Ул мөмкин булган хезмәттәшлек вариантлары турында җентекләп фикер алышачак.
Татарстанда Европа реконструкция һәм үсеш банкының үсә барган активлыгы белән бәйле рәвештә, банкның беренче вице-президенты, клиентлар белән үзара тыгыз элемтәдә тору өчен, Казанда финанс оешмалары вәкиллеген ачуга әзер торуын белдерде. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округында Европа реконструкция һәм үсеш банкының Самарада гына вәкиллеге бар.
Варел Фримен күптән түгел Киевта Европа реконструкция һәм үсеш банкы белән идарә итүчеләр Советының еллык җыелышы уздырылуы турында хәбәр итте. Ул шулай ук әлеге абруйлы эшлекле форумны Казанның узган елда үзендә кабул итүе турында искәртеп узды. “Казанның җыелыш уздыру дәрәҗәсе – платина планкасы ул, - дип әйтте Фриман. – Киләчәктә башка шәһәрләр аның нибары яртысына гына ирешә алачаклар”.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы