Алексей Песошин “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

24.10.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.

“Казан” агросәнәгать паркы мәйданчыгына “Татмелиоводхоз” һәм “Татмелиорация” компанияләре, шулай ук  Саба районы фермерлары үз продукцияләрен китергән.

Алексей Песошин азык-төлекнең бәяләре һәм ассортименты белән танышты. Сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә ачылды һәм һәр шимбә көнне уза. Аларның эше яңа елга кадәр дәвам итәчәк. 

Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзәндә уздырылган алты көзге ярминкә нәтиҗәләре буенча 393,2 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.