Алексей Песошин Идел буе федераль округы субъектларын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

23.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составына керүче РФ субъектларының социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.

Татарстаннан киңәшмәдә шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларына Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру вакытында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул тагын бер тапкыр Рөстәм Миңнехановны, Олег Николаевны, Дмитрий Махонинны һәм Иван Белозерцевны сайлауларда җиңүләре белән котлады.

Тулы вәкаләтле вәкил һәм Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары сәламәтлек саклау системаларының Сovid-19 белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

“Инфекция таралу коэффициенты һаман да югары, 24 августтан округ буенча ул бердән түбәнрәк төшмәде, 22 октябрьгә 1,08 тәшкил итте. Авыруның актив очраклары өлеше 11-12 сентябрьгә 15,9% минималь күрсәткечтән 22 октябрьгә 20%ка кадәр артты”, - дип билгеләде Игорь Комаров.

Игорь Комаров федераль дәрәҗәдә коронавирусны дәвалау өчен дарулар сатып алуга төбәк бюджетларының һәм мәҗбүри медицина иминияте акчаларының үтемлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрелгәнлеген ассызыклады.

Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итү турында сөйләгәндә Игорь Комаров бу бурычның Россия Президенты В.Путин тарафыннан Федераль Җыенга Юлламада куелганын искә алды. Һәм башлангыч сыйныфларны кайнар азык белән тәэмин итү мәсьәләләрен җентекләп хәл итү өчен Оператив штаб булдырылды, анда Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллек аппараты вәкиле кертелде, дип белдерде.

Киңәшмә барышында Тулы вәкаләтле вәкиллек аппараты күзәтүендә булган башка актуаль мәсьәләләр турында да фикер алыштылар – кешеләрне авария хәлендәге тораклардан күчерү, гражданнарның хокукларын яклау-төзелештәге өлешчеләрне, округ төбәкләрендәге коррупцион хокук бозуларны кисәтү.

 


http://pfo.gov.ru/press/events/104903/ сайты материаллары буенча