Равил Моратов: “Новая Тура”турында: “Бу базар өчен көрәш алга таба да көчәячәк”
05.03.2013
Бүген Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов “Новая Тура” технополисында булды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев белән бергәләп эшмәкәрләр өчен булдырылган шартлар белән танышты.
Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан “Новая Тура” технополисында хәзерге вакытта I павильон гына гамәлдә. Технополиста барлыгы 5 сәүдә павильоны (2сендә кулланучылар сораулары буенча товарлар сатылачак, тагын сәүдә-сәнәгать павильоны, электроника павильоны, бренд кибетләр урнашачак павильон), 2 сәнәгать комплексы, административ-эшлекле максатлардагы комплекс һәм таможняга 3 павильон булачак.
Быел 8 гыйнвардан башлап, сатучылар биредә сәүдә урыннарын арендага алып эшли башлаган һәм бүгенгә алар 1 меңләп исәпләнә, сәүдә урыннары – 1264 (кайбер арендаторлар 2шәр урын алган), буш урыннар инде юк, ә II павильон июльдә файдаланылышка кертелер дип көтелә һәм анда эшләр бара. Мисалга, узган якшәмбедә 22 меңләп сатып алучы бирегә килгән, парковка урыннары әлегә 2 мең автомобильга гына исәпләнгәнгә, бу мәсьәләдә кыенлыклар чыккан. Дөрес, технополиска кешеләрне бушлай ташый торган махсус автобусларда (ә алар бүгенгә – 8) килүчеләр транспорт куеп тору мәсьәләсендә кыенлык күрмәсә дә, килеп җиткәндә юлда “бөке”дә утырырга туры килгән.
Җитәкчелек исеменнән журналистлар белән аралашкан “Азинт Кэпитал” башкаручы директоры Раил Минабетдинов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, “Новая Тура” инвесторларга 9 млрд. сумга төшкән. Моннан тыш, аның инвесторлары агроүзәк (анда авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелә һәм күпләп сатылачак, бәясе шәһәр базарларындагыдан 15 процент чамасы кимрәк булачак дип күзаллана) төзү проектын гамәлгә ашырырга җыена, бәясе – 3-4,5 млрд. сум.
Равил Моратов сорауларына җавап биреп, арендаторлар башта бертавыштан, биредә шартлар шәп: янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителгән, чиста, җылы һәм якты, туклану урыны – кафе (технополисның үз профсоюз оешмасы әгъзалары, ә алар 602 кеше, анда 20 процент ташламадан файдалана), эшкә вахта автобусы бушлай йөртә, үзара бернинди назаг юк, шул исәптән милләтара мәсьәләләрдә дә, диделәр. Ләкин сәүдә урыны алуда уңайлырак урынга тарихи ватандашларга Татарстанда өстенлек кирәк, дип тавыш чыгаручылар да булды, аларга ТР Хөкүмәте җитәкчелеге вәкиле Равил Моратов, без барыбыз да тарихи ватаныбызда – Россия Федерациясендә яшибез, эшлибез, һәм ватаныбыз – күп милләтле, ә кайсы да булса милләткә биредә өстенлек юк – без бертигез, дип кырт кисте һәм андый сүзләр сөйләүчеләр белән аренда килешүе төземәскә, чөнки бу бик куркыныч хәл, диде.
Аралашу барышында сүз аренда бәясенә “борылгач”, мәсьәлә ыгы-зыгы, гауга чыгарды. Арендаторлар сүзләренчә, 30 декабрьда элек сату иткән урыннарны ябып, Яңа ел табышыннан колак кактырганнар, башта 2 ай аренда бәясе түләргә түгел, аннары 15 мең була, дип игълан ителгән булып та, февраль ае өчен хәзер 15әр мең сум, аннары артыграк – 22 мең, 28 мең, 30 мең сумга кадәр ай саен арттырылачагы беленгән. Һәм бу сумма кайберләрен канәгатьләндерми, елына берничә тапкыр аренда бәясен арттыру федераль законнарга да каршы килә, дип басым ясап әйтә алар. Ләкин Р.Минабетдинов сүзләренчә, февральда түләттерелә торган сумма - ул операцион чыгымнар гына, ягъни идән юган, электр һәм җылылык биргән һ.б. өчен. Шулай да, алга таба, барыбер, 1 урынлык 20 кв.м бәясе 30 мең сум булачак: шушы сумманың өчтән ике өлеше – сәүдә урыны, калганы склад өчен була (павильон 1 катлы гына булганга, склад һәр сәүдә урыны өстендә бүлеп куелган).
Соңыннан матбугат конференциясе оештырылып, Равил Моратов анда, алдан ук “Новая Тура” күпләп сату урыны итеп каралган иде, ваклап сату белән шөгыльләнүчеләргә аренда бәясе арту кыйбатка төшәдер шул, бирегә алар эләккән, аңлашылмаучанлык та шуннан, ә ваклап сату итүчеләргә исә Казанда “Bigzur” һәм башка сәүдә комплекслары бар, “Серп и молот” дип аталганы ачылырга тора, димәк, аларга сайлау мөмкинлеге бар, диде. “Новая Тура” технополисында аренда бәясенә Хөкүмәтнең катышы юк, чөнки ул инвесторлар, банк акчасына төзелгән, артезиан коесы казып, суны, шулай ук электр һәм канализацияне үзләре эшләп чыкты, Татарстан Хөкүмәте М7 трассасыннан технополиска кадәр 60 млн. сумга 150 метр асфальт юл гына салды – аның проектка өлеше шуның гына кадәр, дип аңлатты Р.Моратов. Дөрес, биредә 120 гектарда җитештерү мәйданнары булыр дип күзаллана, монысына республика федераль үзәккә заявка белән чыкты, ләкин ул гамәлгә ашырылмаган, диде.
Башка сәүдә комплексларында аренда бәяләрен чагыштырып, Р.Моратов мондый саннар китерде: киоскта 1 кв.метр сәүдә урынына аренда бәсе, кайда урнашуына карап, – 1,2-1,5 мең сум, “Витарус” базарында (телдә ул вьетнам базары) – 2,8-3 мең сум, “Bigzur”да – 2 мең сум, “Муравейник”та – 1,8 мең сум, “Новая Тура”да - мартта 1,36 мең сум, апрельда 1,66 мең сум һәм май аенда 2 мең сум, ә склад урыннары – аренда бәясенең 0,5 коэффициенты.
Төзелеш димәктән, биредә сату итүчеләр Зәй, Чабаксардан, башка төбәкләрдән килә, димәк, “Новая Тура”да торак төзеп наймга бирү кирәк була, дөрес, инвестор табылгач, ул чыгымнарын 20 елда гына кайтара ала, димәк, мәсьәлә гади түгел. Бу урында шуны да әйтик: “Новая Тура”ның бу комплексында сәүдә урыннарына көрәш булачак әле, чөнки Мәскәү, Екатеринбургтагылар да урын сорый, ләкин үзебезнекеләр белән хәл итеп бетерү кирәк башта, дигән фикердә Р.Моратов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте алга таба да эшмәкәрлекнең усешенә игътибар бирәчәк, шул исәптән күпләп-ваклап сату сәүдә юнәлешенә ярдәм итәчәк,- дип ышандырды Равил Моратов.
“Татар-информ” МА