Татарстанда бер ел эчендә табигатьне саклау законын бозу саны 4 меңгә кимегән

22.10.2020

2020 елда Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законы бозылуның 4 меңнән артык очрагын ачыклаган, бу узган елның шул чорына караганда 800гә кимрәк.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.

Барлыгы 54 млн сумнан артык штраф түләттерелгән.

“Татарстан коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Силикатнеруд” ҖЧҖ, “Омар агрофирмасы” ҖЧҖ  һәм “Мамедов Гусейн Халит Оглы” шәхси предприятиеләренең эшчәнлеге туктатылган.

Быел Татарстанда 1287 чүплек ачыкланган, аларның 96%ы бетерелгән.

Узган ел  чүп өелгән урыннар 1400дән артык булган. Быел чүп-чар белән эш итү өлкәсендә 1600дән артык хокук бозу теркәлгән. Санкцияләнмәгән чүплекләр турында фактлар «Экологик карта» дәүләт мәгълүмати системасына кертелә.

Быел Татарстанда сулыкларда закон бозу 400гә кимегән. Бу 2019 елның шул чорына караганда 175кә азрак.

Министр сулыкларга төшә торган юлны каплау очракларын кисәтү буенча күзәтчелек чаралары үткәрелгәнен әйтте. 2020 елда барлыгы шундый 57 очрак теркәлгән. Сулык территорияләрен рөхсәтсез биләп алып, судан шартларны бозып куллану белән бәйле 60 факт билгеле. Шулай ук, инспекторлар су кырыенда машинаны дөрес урында калдырмау очракларын тапканнар.

Экологлар республика сулыкларының чикләрен билгеләү буенча эш башкара. Бүген 137 объектта эшләр уздырылган. 28 объект аеруча саклана торган табигый территория статусына ия. Ел азагына кадәр тагын 48 сулык кырыенда чикләр билгеләнәчәк.

 


“Татар-Информ” МА